Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Сайлау хикмәте

Фәнзаман Баттал якын дусты – атаклы баянчы, һәвәскәр композитор Рафинат Салахов белән яшелчәләр сатып алу өчен көзге ярминкәгә чыккан...

Фәнзаман Баттал якын дусты – атаклы баянчы, һәвәскәр композитор Рафинат Салахов белән яшелчәләр сатып алу өчен көзге ярминкәгә чыккан. Йөз яшьтән дә артыграк яшәргә ниятләүче Рафинат – кишер, чөгендер, ә Фәнзаман бәрәңге алмакчы икән. Буа, Балтач, Чүпрәле районнарыннан килгән сатучылар бәләктәй бәрәңгеләрен сатып бетерә язганнар, чиратлары да зур икән әле... Бары тик Саба бәрәңгесенә чират бөтенләй юк икән. Әле вак та, ләпекле дә бәрәңгеләргә, әле җыйнак гәүдәле Рафинатка караштыргалап торган да Фәнзаман:

– Һы-ы, сабаларның бәрәңгеләре дә вак икән шул... – дип куйган. Аның тел төбен аңлаган Рафинат, туган районын хурлатмас өчен:

– Бәлки, минем якташлар, эреләрен сайлап калдырып, «ярамаган тагын Казанга», диешкәннәрдер дә ярминкәгә вакларын гына җибәргәннәрдер, – дигән.

– Бик ихтимал... – дигән сатирик. – Сине Казанга җибәргәндә дә шулай диешкәннәрдер алар...

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев