Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Сарыкның йоны эчкә үсми

Каюм Насыйри бик сәер яши. Бервакыт мәдрәсә шәкертләре аның өенә киләләр.

Каюм Насыйри бик сәер яши. Бервакыт мәдрәсә шәкертләре аның өенә киләләр. Ул подвал сыман ярым караңгы бүлмәдә тора икән. Идәндә үзе язып бастырган китаплар өелеп ята. Тегеләр килгәндә, Каюм абый тунының йонлы ягын тышка әйләндереп киеп утырган булган. Гәпләшә торгач, шәкертләренең бер кыюрагы батыраеп китеп, остазыннан тунны әйләндереп киюенең сәбәбен сорый:

– Тунның йонлы ягын эчкә кию яхшы булса, сарыкларның йоны тышта үсмәс, эчтә булыр иде, – дип шаярткан Каюм абый.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев