«Мине тотып калырсың»
Алмаз Хәмзингә алтмыш яшь тулган көннәр. Филармония администраторы Фердинанд Хафизов әйтә моңа: «Алмаз абый, әйдә, юбилееңны Чаллыда да үткәрик әле», – ди. Китәләр...
Алмаз Хәмзингә алтмыш яшь тулган көннәр. Филармония администраторы Фердинанд Хафизов әйтә моңа: «Алмаз абый, әйдә, юбилееңны Чаллыда да үткәрик әле», – ди.
Китәләр. Иң әүвәл билет тарату эшен хәл итәргә, залны халык белән тутырырга кирәк бит әле. Чаллыдагы бер бай гына оешма җитәкчесенә керергә булалар. «Кереп тә тормагыз, – ди аны якыннан белүчеләр. – Бик яман сүгенә, чыдар хәл юк. Сез олы
кеше, рәнҗерсез...»
Әмма Хәмзин бик кызыксынучан бит – тегенең ничек сүгенүен беләсе килә. Фердинандка әйтә бу: «Акча бирергә хәлебез юк, дисә, мин ава башлармын, син тотып калырсың».
Кереп тә җитмиләр, тотына теге аты-юлы белән сүгенергә! Үзе күтәрелеп тә карамый: «Халыкка хезмәт хакы түләргә акча юк, җитмәсә, сез йөрисез, ни бетмәгән хәерче артист...»
Шуннан, алдан килешенгәнчә, Хәмзин ава башлый. Ә Фердинанд каушавыннан аны тотып калырга кирәклеген оныта. «Лап» итеп идәнгә барып төшә Хәмзин.
Җитәкче шундук торып баса: «Ай, Алмаз абый, берәр җирегез авыртмадымы, нәрсә булды? – дия-дия күтәреп ала. – Күпме бирик?» «Бер 50 билет алсагыз, әйбәт булыр иде», – ди Хәмзин, көчкә сулаган кыяфәт чыгарып. «Ничәшәр сумнан?» «500!» Теге
кабат сүгенә башлый, ләкин: «Ярар, синең хакка алырбыз инде», – дип, мәсьәләне уңай хәл итә.
"КУ" 9, 2019
Фото: "Казан утлары" архивыннан
Теги: юмор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев