Уены–чыны бергә
Ләбиб Леронга
Бер дошманы юк – никадәр Төртмә сүзләр, сатира, Пародия язып та!
Бер дошманы юк – никадәр
Төртмә сүзләр, сатира,
Пародия язып та!
Кайбер шагыйрьләрнең имди
Нәкъ аның аркасында
Калуы бар тарихта.
Бер дошманы юк – никадәр
Ачы булса да сүзе.
Юк! –
Бар ич дошманы Ләбибнең!
Кем, дисезме? –
Ул... үзе!
"КУ" 12, 2018
Фото: vk.com
Теги: уены-чыны бергә юмор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев