Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кичәгә бәя

Тинчурин театрында «Актаныш талантлары» кичәсе булып узды...

Тинчурин театрында «Актаныш талантлары» кичәсе булып узды. Алдагы елларда актанышлылар җыр, бию, хор белән Казан тамашачысын хәйран калдыра торган иде. Бу юлы кичә, оешмаганлыктан, сүлпән барды. Тәнәфес вакытында азнакайлы Марсель Гали, Актаныш шагыйрьләрен бер почмакка кысып, болай ди:

– Азнакай кичәсе белән моны чагыштырып булмый, «нәданнарым»! Кичәгез фәкыйрь. Эчәргә су, чәй юк... Ә сез күрдегезме – Азнакай нишләде? Ике йөз илле торт кына куелган иде табынга.

Актаныш җегетләре Ләбиб Лерон, Данил Салих, ни әйтергә белмичә, башларын түбән иеп тик тора. Аларны кызганып, Батулла ярдәмгә килә:

– Мактанма, Марчук! Президент Азнакайда туган булса, сезнең кичә дә шулай фәкыйрь узган булыр иде, – ди.

"КУ" 7 , 2018
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев