Уены–чыны бергә
Хокуксызлык
Азатлык мәйданында ачлыкта утырганнан соң, Заһид Мәхмүди сакал үстереп җибәрә...
Азатлык мәйданында ачлыкта утырганнан соң, Заһид Мәхмүди сакал үстереп җибәрә. Озын буйлы Заһидка сакал бик килешеп тора икән. Ләкин ул матур сакалын озак йөртми. Кырып ташлый. Моны күргәч, Батулла:
– Хатының кырдырдымы? – дип сорый.
– Каян беләсең?
– Беләм инде.
– Ие шул, хатын рөхсәт итми.
Батулла кыты-кыты көлә башлый.
– Нигә көләсең, Батулла абый? – ди Заһид.
– Соң, – ди Батулла. – Сакал-мыек үстерергә дә хокукы булмаган ир-егет үз халкына хокук яулый аламы?!
"КУ" 2, 2019
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев