Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кайчан бәреләчәк?

Алай булгач, төзеп өлгертәм икән әле...

Бер төркем язучы кавеме, Ркаил Зәйдулланың тәмәке тартканына төтендәш булып, гәпләшеп тора.

 – Ишеттегезме әле, безнең галактика, коточкыч зур тизлек белән очып барып, Андромеда галактикасына килеп бәреләчәк икән, – ди Рамил Ханнанов.

Моны ишеткәч, Ркаил Зәйдулла иреннәре арасыннан ялкау гына чыгып килгән төтен боҗрасын селтәп төшерә дә тел очыннан сүгенеп куя:

– Блин... Мин йорт төзергә тотынгач кына! Аннары, бөтен гаеп синдә, дигән сыман, Рамилгә өнәмичә генә карап: – Синеңчә, кайчан килеп бәреләчәк инде?

– Минемчә түгел, галимнәр әйтүенчә – дүрт миллиард елдан соң.

Ркаил Зәйдулла шаркылдамыйча гына көлеп куя:

– Алай булгач, төзеп өлгертәм икән әле...

 

"КУ" 01, 2018

Фото: pixabay.com

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев