Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Юктан калган

– Хәзер төшерәм мин аны. Төшерергә оста без. Редакциядә генә яза беләләр дисеңме әллә?! – дип үпкәләп чыгып китте элекке күршем.

Кара көзнең караңгы киче җир өстен каплап килә. Район газетасы
редакциясе, эш сәгате чыгарга санаулы минутлар гына калган. Кайтырга
җыенганда гына, элек урам аша күршедә яшәгән Фәрит килеп керде. Гадәт
буенча исәнлек-саулык алыштык. Сизелеп тора: егет бераз төшергән.
– Нинди йомыш белән, Фәрит? – дип сорыйм тегеннән, моңа кадәр аның
бу тарафка аяк басканы булмаганга аптырап.
– Казаннан килгән зур язучыларны күрергә кирәк иде миңа, – дип җавап
бирде егет җитди кыяфәт белән.
– Бу арада гына килүчеләр юк бит әле. Кайчан киләчәкләрен дә әйтә
алмыйм. Бездән сорап йөрмиләр бит... Шулай да Риза абый Ишморат
кайтырга тиеш, – дим моңа.
– Кем соң ул?
– Кем булсын! Танылган драматург.
– Миңа драматург кирәкми.
– Сиңа язучы нигә кирәк соң? Нинди йомышың төште? – дип
кызыксынам, моңа кадәр китапка артык исе китмәгән егетнең әдәбият
әһелләре белән очрашасы килүенә гаҗәпсенеп.
– Повестьны укытасы бар иде. Роман-повесть язган авторлар кирәк
миңа, – ди Фәрит, мине тәмам хәйран калдырып.
Моңа кадәр уч төбе хәтле хәбәр дә язып карамаган кешенең повесть
яздым диюенә аптырамый хәлең юк, билгеле.
– Язу-сызу белән танышлык бездә дә бераз бар бит. Казан язучылары
килгәнче, миңа укыта тор, зыяны тимәс, – дип киңәш бирәм егеткә.
– Язылмаган әле ул, башта гына йөри, – ди Фәрит, маңгаена чиртеп.
– Соң, Казан язучылары синең башыңны ярып укырга тиешләрмени?
Кәгазьгә төшерелмәгән язма әсәр булмый!
– Хәзер төшерәм мин аны. Төшерергә оста без. Редакциядә генә яза
беләләр дисеңме әллә?! – дип үпкәләп чыгып китте элекке күршем.
...Егерме елдан артык вакыт узды, Фәритнең бер хәреф тә төшергәне
юк әле.

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев