Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Илсур Метшин: “Әйе!” – диде

Бердәм Россия партиясендә РТ Дәүләт Советына сайланачак кандидатлар белән дебатлар бара.

Бердәм Россия партиясендә РТ Дәүләт Советына сайланачак кандидатлар белән дебатлар бара.

Беренче очрашу, нигездә, мәдәният проблемалары хакында иде.

Фикер алышуларда озак еллар буе “Казан утлары”нда проза бүлеге мөхәррире булып эшләүче Камил Кәримов шәһәребез башлыгы Илсур Рәис улы Метшинга сорау бирде:

“Илсур Рәисович! Сез Казан мегаполисының мэры буларак, “Эфир” каналында чыгыш ясаганда: “Шәһәрнең 190 ишегалдын төзекләндерү буенча программа кабул ителде”, – дигән идегез. Соравым шул – ул программага мин яшәгән Четаев урамының 24 йорты да кердеме икән? Моны каян белеп була?”

Сатирик язучыбыз үзенең соравын дәлилләр өчен: “Казан урамнарының матурлыгы кеше культурасына турыдан-туры йогынты ясый, безнең ишегалдында чокырга төшкән кешеләр бер дә “культурный” сүз әйтми,” – диде.

Икенче көнне үк телгә алынган ишегалдына Илсур Метшин белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев килде.

Шәһәр мэрының карары ныклы иде: “Әйе, Камил Кәримовның үтенече җитди, әлеге ишегалдын һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерү өчен кичекмәстән чара күреләчәк!"

фото: metshin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев