Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Илһам Шакиров... көй бозучы?

Ике шагыйрь – Газинур Морат белән Ләбиб Лерон – бакчадаш күршеләр. Беркөнне тирләп-пешеп җир казып матавыкланган Ләбиб янына Газинур килеп...

Ике шагыйрь – Газинур Морат белән Ләбиб Лерон – бакчадаш күршеләр. Беркөнне тирләп-пешеп җир казып матавыкланган Ләбиб янына Газинур килеп:

– Тартырга бир әле, – ди.

– Нәрсә булды? Нишләп кәефең юк? – дип, Ләбиб дустына сигарет суза. Газинур авызыннан чыккан төтенне өрә дә болай ди:

– Бөтен эшне Илһам Шакиров бозды!

– Аңлатып сөйләле.

– «Татар радиосы»н тыңлап, ял итеп ята идем... Җыр арты җыр сузалар... Бүгенге «җондызлар» моңланганга кушылып, мин дә җыр сузам. Үзем җырлыйм, үзем:

«Карале, мин дә шәп җырлыйм икән бит!» – дип, татлы хыялларга бирелеп алам...

Әллә киләчәктә сәхнәгә чыгыйм микән, дип планнар кора башладым... Хыялымның иң югары ноктасына менеп җитеп, сәхнәдә җырлаганымны, халыкның ду китереп кул чапканын күз алдыма китереп ятканда гына... Илһам абый бөтен көйне бозды, нәгаләт!

– Ничек бозды?

– Ничек, ничек?! Илһам абый «Карурман»ны сузып җибәрде дә бөтен хыялларны челпәрәмә китерде. Бу «Татар радиосы»н әйтер идем инде! Бүгенге «җондызлар» гына җитмәгәнме?! Илһам Шакировны да җырлатмасалар...

 

"КУ" 8, 2019

Фото: официальный сайт Татарской государственной филармонии имени Габдуллы Тукая

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев