Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

"Гаиләдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый" - Салават Фәтхетдинов

Бүген, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фәтхетдинов Салават Зәки улының туган көне!

***

Гаиләдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый. Өч балам бар. Берсе русча сөйләшә, берсе инглизчә... Татарча рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. Өйдә булмаган мохитне мин ничек халыкка: «Шулай булыгыз!» – дип әйтә алыйм?

***

Тәнкыйтькә сүзем юк. Ләкин мине тәнкыйтьләгән кеше миннән өстенрәк, акыллырак, чибәррәк, тазарак, баерак, көчлерәк булырга тиеш. Әгәр шуларның берсе дә туры килми икән, аның мине тәнкыйтьләргә хакы юк.

Тагын монда укыгыз.

Бүген, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фәтхетдинов Салават Зәки улының туган көне!

Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез!

"КУ" 1, 2020

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев