Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Чәйнең төрлесе була

Сибгат Хәким исә тәмам тәкатьтән яза. «Миңа кирәкле йөзенче үлән синең чәеңә салынмаган икән». Шушындый нәтиҗә чыгарган шагыйрь, кыстаудан котылуына сөенеп, Кече тирән күлгә юнәлә.

Әдипләр талымы төрлечә. Берәүләр иҗат иткән чакта каһвә уртлап куя, кемдер тәнәфес вакытында чәй эчеп алырга ярата. Ә менә шагыйрь Сибгат Хәким сөтле чәйгә өстенлек бирә иде. Сөтле чәй... Ошбу сүз тезмәсен ул бер шигыренә дә кертә.
Аерма мине

Туган илемнән,

Кара икмәгем,

Сөтле чәемнән...
«Әй, язмыш, язмыш» исемле әлеге әсәрне композитор Сара Садыйкова матбугаттан күреп ала. Көннәрнең берендә ул Сибгат агага телефоннан шалтырата, яңа җыр язуы турында кыскача гына сүз әйтеп, яшелле-зәңгәрле тавышы белән аны көйләп тә күрсәтә. Гаять моңлы яңгыраш шагыйрьне әсир итә. Уртак казанышка ихлас куанган аксакал, үзенчә ләззәткә бирелеп, берничә чынаяк сөтле чәй эчә. Аннары дачага җыена.

Аккош күле янындагы иҗат йортына килеп җиткәч, Сибгат Хәким янә тансык чәен чөмерә башлый. Аңа теге җыры һаман тынгы бирми. Көне дә бик эссе. «Син инде агып китәсең бугай, – дип шаярта Мөршидә ханым, ире бушаткан чокырларны санап. – Бераз күл һавасын сулап кайт».

Үзәк аллея буйлап салмак кына барган мәлдә шагыйрь каршына каләмдәше Абдулла Әхмәт килеп чыга. «Туксан тугыз үләннән чәй әзерләдем, – ди ул, кул сузып. – Бергәбергә шул сыемнан авыз итик!» Сибгат Таҗиевич пошаманга кала. Берәр уңайлы сәбәп уйлап табарга кирәк. Әле моңарчы эчкән чәе дә тын алу юлын томалап тора. Үңәче туп-тулы. Аптырагач, тере классик үләннәрнең исемен җентекләп сорашырга ният кыла. Шуны гына көткән әдип бер-бер артлы тезеп китә: «Бөтнек, мәтрүшкә, күкебаш, андыз, нәркиз, сәрдә, сарут, нәүрүз...» Яудаш дусты, туктарга кушкандай, ым кага. Әмма тегесе һәмишә саный. Тәмләткеч үләннәр исемлегенә тузганак, меңьяфрак, аксыргак, кипрәй, рәйхан, мелисса, шалфей, кычыткан, ярабай кебек үсемлекләр өстәлә. Чамасын белеп куллансаң, янәсе, болары да бик файдалы.

Сөйләшү барышында ботаника белгеченә охшап калган Абдулла Әхмәт чәйгә өстәлгән тәмләткечләр хисабын тәки туксан тугызга җиткерә. Сибгат Хәким исә тәмам тәкатьтән яза. «Миңа кирәкле йөзенче үлән синең чәеңә салынмаган икән». Шушындый нәтиҗә чыгарган шагыйрь, кыстаудан котылуына сөенеп, Кече тирән күлгә юнәлә. Авыз эченнән генә яңа җыруын шыңшый: «Аерма мине... Сөтле чәемнән...»
 

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев