Уены–чыны бергә
Чын хан табылса
"Архивлардан чын хан документлары табылса, арага кыстырырлык та урын калмаган..."
Мөсәгыйт Хәбибуллинның татар ханнары династиясе турындагы язмасы «Мирас» журналында басылып чыга. Һәр ханның яшәгән елы, туган-үлгән көне минутына чаклы шулкадәр төгәллек белән бирелгән ки, исең-акылың китәрлек.
Бу язманы укыганнан соң Ркаил Зәйдулла башын чайкап торган да: — Алла, төгәл дә язган бит Мөсәгыйт ага, архивлардан чын хан документлары табылса, арага кыстырырлык та урын калмаган, — дип куя.
"КУ" 7, 2014
Фото: vk.com
Теги: уены-чыны бергә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев