Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Бераз гына ишетми

Мин сине чукрак, димәдем, бераз гына колакка катырак, дидем...

Сугыштан соңгы еллар. Филармония артистлары районнарда гастрольдә йөри. Болай да ачлы-туклы яшәгән халык, авырсынып, кесәсенә карап кына, концертка килә. «Хәллерәк» колхоз рәисләре «гарантиягә алып», колхозчыларга «бушлай» концерт күрсәтә иде. Гади радиоалгычтан башка күңел ачарлык әйбер юк. Ул заманда телевизор дигән «әкәмәт, искитмәле тартманы» күрүче түгел, ишетә белүче дә юк иде.

Фронтовик Усман ага Әлмиев катнашында концерт бригадасы да юлга чыга. Ул заманда әле алар – яшь артистлар. Араларында курайчы Хәмит ага Бакиров та була. (Хәмит абый күренекле, танылган композитор Әнвәр Бакировның абыйсы).

Хәмит абый тыныч холыклы, буйга-сынга уртача, бик тыйнак киенеп йөри иде. Кызганычка каршы, аның колаклары начар ишетә башлый. Ә бу чир – музыкант өчен хөкем карары дигәндәй... Ул бик борчыла.

Артистлары да «явыз»: «Хәмит, Усман сине чукрак, берни ишетми дип, кешеләр алдында хурлады», – дигән сүз ишеттерәләр.

Клубта, әле тамашачылар килгәнче, артистлар үзләре генә вакытта Хәмит ага шартлардай булып, Усман абыйга ябырыла:

– Син, Усман п..., мине чукрак дип хурлап йөрисең икән, – дип кызып китеп, янында торган урындыкны тибеп аудара.

Усман абый хәйләкәр, бераз шүрләүчәнрәк, хатыншарак кеше иде, югалып калмый:

– Ю-у-ук, Хәмит, бу – дошман сүзе. Мин сине чукрак, димәдем, бераз гына колакка катырак, дидем.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә мин дә бераз колакка катырак, әммә ләин чукрак түгел