Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Бәрәңге

– Гарифны ачлык елда колхоз кырыннан ике капчык бәрәңге алып кайтканда тоталар. Үсмер егет ике капчык бәрәңге өчен утырып чыга. Күз алдына китерәсезме, җәмәгать, ике капчык бәрәңге... Ачтан үлмәс өчен...

Язучыларның Тукай клубында партия җыелышы бара. Президиумда Өлкә комитетыннан килгән түрәләр дә утыра. СССР Югары советына депутатлыкка Гариф Ахунов кандидатурасы күрсәтелә. Бер-берсен уздырып, әй мактыйлар үзен, әй мактыйлар – түзсен генә җитәкчебез. Менә, трибунага кечтеки башлы, юкагир гәүдәле Җәвад Тәрҗеманов күтәрелә:

– Иптәшләр! Аның энә күзеннән чыккандай нәзек, күкертле әче тавышы залны сискәндереп куйды: – Җәмәгать, кемне тәкъдим итәбез без халыкка, ә! Тюремщик бит ул, утырып чыккан кеше. Депутатлыкка без кристальный чиста кешене күрсәтергә тиеш. Мин – каршы! Трибунага Габдулла Шәрәфи чыга. Гомере буе «Азат хатын» журналында үткер хатын-кызлар арасында изелеп, бик йомшак сөйләшүгә күнеккән әдип юаш кына сүз башлый:

– Гарифны ачлык елда колхоз кырыннан ике капчык бәрәңге алып кайтканда тоталар. Үсмер егет ике капчык бәрәңге өчен утырып чыга. Күз алдына китерәсезме, җәмәгать, ике капчык бәрәңге... Ачтан үлмәс өчен... Кырык ел үткәч, шул ике капчык бәрәңгене искә төшереп утырабызмы?! Ике капчык бәрәңге өчен... Бәрәңге... Бәрәңгегә... Бәрәңгене... Бәрәңгедән... Зал гөр килә, гүя дөбердәтеп бәрәңге тәгәрәтәләр. «Аңлашылды!» – дип, кул чабып, үтә беркатлы Габдулла Шәрәфине трибунадан чак төшерәләр. Арткы рәттә Туфан Миңнуллин белән Батулла сөйләшеп утыра:

– Тормышта ваклыктан саклан, бассаң, улым, банк бас! – дия иде минем әти, – ди Туфан Миңнуллин.

– Да-аа, статьясы бәләкәй булган шул. «Халык дошманы»на тарттыра алмаган, – ди Батулла.

"КУ" 3, 2018
Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев