Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ашханәдә

Кирәк бит, яшь шагыйрьнең ашыннан социализм шартларында өлгергән таракан килеп чыкмасынмы!

Урак өстендә Илдар Юзеев бер яшь шагыйрь белән районга чыгып китә. Бик ачыккач, алар, юлда туктап, ашханәгә керәләр. Өстәлләрнең шапшаклыгына, эсселектән пыжыган һавасына күнегелгән инде. Кирәк бит, яшь шагыйрьнең ашыннан социализм шартларында өлгергән таракан килеп чыкмасынмы! Ачуыннан буылып, яшь шагыйрь дәррәү тора да ашханә мөдирен эзләп китә. Тавыш, хәрәкәт куба. Илдар Юзеев кына берни дәшмичә, тып-тын утыра икән.

Соңыннан, бар да үткәч, яшь шагыйрь, аптырап, Илдар Юзеевтан болай дип сорый:

– Ничек Сез шундый чакта тыныч кала аласыз?

– Авызың тулы таракан булса да, кеше алдында төкермә! – ди Илдар Юзеев.

 

"КУ" 06, 2016

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев