Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Аерма

– Язу сәләте өстән бирелә, ә грамматиканы астагылар өйрәтә. Аерма бармы? – ди яшь шагыйрь.

Ике дус очрашкач, берсе мактанасы итеп:
– Мин шигырьләр язам, – дигән.
– Язгач, нигә газетага җибәрмисең? Басылып чыгар, без дә укыр
идек, – дигән икенчесе.
– Кыенсынам. Тыныш билгеләрен куя белмим бит.
– Шигырен яза белгәч, тыныш билгеләрен генә куя белер идең әле.
– Язу сәләте өстән бирелә, ә грамматиканы астагылар өйрәтә. Аерма
бармы? – ди яшь шагыйрь.
– Бар икән шул, – дип килешергә мәҗбүр була әңгәмәдәше.

 

«КУ» 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев