Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

"Адин чурт!"

Бер башкорт артистының малае рус мәктәбенең беренче классына укырга керә. Беренче көнне үк малай өенә җылап кайта. – Нәмә булды? – дип сорый әтисе. – Мине татарин дип үртиләр, – ди малай, мышкылдап...

Бер башкорт артистының малае рус мәктәбенең беренче классына укырга керә. Беренче көнне үк малай өенә җылап кайта.

– Нәмә булды? – дип сорый әтисе.

– Мине татарин дип үртиләр, – ди малай, мышкылдап.

– Ә һин иртәгә әйт уларга. Мин татарин түгел, башкир, диген! – дип өйрәтеп җибәрә әтисе.

Икенче көнне тагын да ныграк җылап кайта малай.

– Нәмә булды инде тагын? – ди әтисе.

– Үртиләр, – ди малай.

– Мин өйрәткәнне әйттеңме һун?

– Әйттем... – ди малай. – Татарин, башкирин – адин чурт, дип көләләр!

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев