Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

***

Колак катыланган саен, сүз җилеме йомшара, ахрысы...

— Соңгы арада бик күренмисең, – ди Зиннур Хөснияр.

— Көн әйбәт бүген. Күптән кояш күргән юк иде, – ди Рашат Низами.

— Кырымдагы хәлләр...

— Кырынырга онытканмын шул.

— Минем «Казан утлары»ндагы яңа әсәргә күз төшермәгәнсеңдер? – ди Зиннур Хөснияр.

— Казанда күз төшәрдәй чибәрләр күп тә, без генә... – ди Рашат Низами, моңсуланып.

— Рәхмәт, менәбер кеше әсәремне укыган ичмасам, — дип Зиннур Хөснияр Рашат Низаминың кулын, сулышсыз калдырып, кыса.

И гәпләшәләр болар. Колак катыланган саен, сүз җилеме йомшара, ахрысы.

 

 

"КУ" 7, 2014

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев