Тукай җырларының очкыны чәчрәсә...
Шәйхи Маннур диделәрме, йөрәгем дертләп куя. Үкенеч һәм оят ки: исән чагында, туганлыгын белеп тә, аралашмый калганмын, аның нәселен турыдан-туры дәвам иткәннәр белән һаман да якынаймаганмын... Әле шунысы да бар: әдип белән очрашып сөйләшеп торганда да, мактангандай тоелырмын дип, кардәшлегебез хакында зур язучының үзенә түгел, хәтта әле ул чакта йөргән егетем булган Ләис Зөлкарнәйгә дә әйтергә кыенсынган идем.
Без Шәйхи аганы Колхоз базарыннан чыгып килгәндә очраттык. Минем, 1980 елның язы иде булса кирәк, ял көннәренең берсендә Казанга килгән һәм, колхоз базары аша узып, турыдан гына электричкага баруым иде. Ул чакта әле базар болай җәелмәгән, тимер юллар да киртәләнмәгән, урамнарда киңлек, иркенлек. Шәйхи ага кара пальтодан, кепкадан булып истә калган. Ап-ак чәче күренеп тора. Таягына җиңелрәк таяну өчен, бераз гына бөкрәйгән. Җиңелчә генә елмаеп барган җиреннән Ләисне күреп тукталды булса кирәк. Хәер, ничектер авыррак атлагандай тоелды ул миңа, Ләис, аның белән сөйләшергә теләп, үзе үк адымнарын кызулаткан иде бит. Ләис Зөлкарнәй җитмешенче-сиксәненче еллар чигендә яшьләр арасында танылып баручы, бөтен кеше дүрт күз белән Башкортстаннан Казанга укырга килүен көтеп алган, күпләрдә әдәбиятның киләчәктә көчле янган йолдызы булачакка өмет уяткан яшь шагыйрь иде дип уйлыйм. Андагы иҗади потенциалны югары бәяләвемне кайвакыт хәтта дуслары да көлкегә алырга тырышуларына карамастан, барыбер дә һаман үз чорыбызда Ләис дәрәҗәсендә нечкә тоем белән, үзенчәлекле образлы, хисләрнең бай палитрасын кулланып язган кеше юк иде дип саныйм. Шәйхи аганың яшь шагыйрьгә булган якын мөнәсәбәте мине тагын бер кат бу әйберләргә инандырган иде. Алар бер-берсен яхшы белгән танышлар кебек җылы гына, хәл-әхвәл сорашып, тагын ниләрдер сөйләшеп тордылар. Мин, кызларга кысылу килешмәс сыман, аз гына кырыйгарак чигендем. – Шәйхи ага Маннур, таныдыңмы? – диде булса кирәк Ләис, аның белән хушлашып, бераз читкәрәк киткәч. – Яшьләр иҗатына игътибарлы кеше. Мин исә танылган каләм иясенең никадәр итагатьлелегенә, мөлаемлыгына һаман да таң калып бара идем. Ләисне игътибар белән тыңлавын күрсәтергә теләгәндәй, аз гына башын кыңгырайткан иде ул. Йөзеннән әллә нинди илаһи яктылык сирпелә, күзләре кечкенә генә кояшлар кебек. Хәзер менә шул елның июнь аенда вафатлыгы турында уйлап утырам да, шуннан соң бик аз яшәгән икән бит, дип куям. ХХ гасыр татар әдәбиятының күрекле каләм ияләреннән саналган Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров, хәзерге үлчәмнәр белән үлчәсәң, шактый кыска гомер яшәгән икән, әмма күләмле мирас калдырып өлгергән. Шигърияттә Тукай һәм Такташ мәктәбе вәкилләре санала алган Шәйхи Маннур, әлбәттә, алар кебек үк иҗатта иҗтимагый-сәяси юнәлешне читләп китә алмый иде. Аның мирасханәсе заманча яңгырашлы, күләмле, үз чорының иң мөһим проблемаларын кискен куйган һәм җавабын да тапкан әсәрләрдән тупланды да. Ш.Маннур поэзиясе, жанр сыйфатламаларын саклау ноктасыннан караганда да, Тукайныкы кебек, башкаларга үрнәк булырлык. Бүген шушы планда нык аксаган поэмаларны укыганда, аның төрле күләмдәге, укырга җиңел, образлары бөтен эшләнгән поэмалары искә килә. Аны шулай ук әле һич кенә дә искермәгән, Тукайдай үткен тотып алынган детальле юмор-сатирасы, төрле чорларда әдәбиятыбызга үтеп кергән калыпларны активлаштырган лирикасы белән яшь иҗатчыларга үрнәккә куярга мөмкин. Башка галимнәр дә Ш.Маннур иҗатына, Җәлил һәм Такташ белән беррәттән, Тукай йогынтысы да барлыгын һәрдаим ассызыклыйлар. Ул үзе бу хакта шушы рәвешчә яза: «Китерде мине ерактан / Ленин, Горький яктысы / Һәм Тукаең, Такташыңның / Җырларының чаткысы». Чыннан да, әгәр сиңа олуг шагыйрьләр кабызган утларның ялкыны һәм яктысы төшә, һич югы очкыннары чәчри икән, ничек алар салган юллардан читкә чыгасың ди?! Ш.Маннур да Тукайны, аның тулыканлы, пульсланып торган иҗатын үзенә бер идеал, юаныч, таяну ноктасы итә. Мәсәлән, «Эчем пошса» шигырендә ул иҗат иткән герой моңсуланган вакытында Тукайны кулына алуы турында сөйли. Әсәрне укыганда, Тукайның үзенә урын таба алмаган чакларында Коръән укыган лирик мине күз алдына килә: «Эчем пошса, моңсулансам кайчак, / Тукайны мин алам кулыма, – / Актаргалыйм аны әкрен генә, / Тукталгалыйм кайбер юлына... / Һәм укып та китәм – ябышып калам». Үз иле, кайвакыт хәтта җире дә булмаган милләтләрнең шагыйрьләрен еш кына ирексезлек, халкының мескен хәлдәлеге, кысылуларга дучар ителүе кулына каләм тоттыра, ә бит милләтне һәм телне саклау Ш.Маннурны да иң борчыган мәсьәләләрдән иде...
Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "КУ" журналының 4нче (апрель, 2017) санында укырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев