Логотип Казан Утлары
Төрки әдәбиятлар һәм заман

Бер заманнар юллары Анадолудан кичкән татар хатыннары...

Анадолу җирләре һәр заман төрле җирләрдә яшәгән төрки халыкны җәлеп итү үзәге булган. Истанбул хаҗ кылырга барганда тукталып, дога кылырга кирәкле урын, дини гыйлем ала торган шәһәр, капкасы һәрчак ачык йорт, һәр төрле эштә мөрәҗәгать итә, ярдәм сорала торган абый сыйфатын саклаган.

Анадолу җирләре һәр заман төрле җирләрдә яшәгән төрки халыкны җәлеп итү үзәге булган. Истанбул хаҗ кылырга барганда тукталып, дога кылырга кирәкле урын, дини гыйлем ала торган шәһәр, капкасы һәрчак ачык йорт, һәр төрле эштә мөрәҗәгать итә, ярдәм сорала торган абый сыйфатын саклаган. 

Татарлар Казан ханлыгы таркалганнан соң дини, социаль һәм икътисади басым аркасында Анадолуга төрле елларда тупланып та, берәм-берәм дә килгәннәр. 1890 елда Рус патшасының дини сәбәпләр аркасында китәргә теләүчеләргә рөхсәт бирүе, 1891 елдагы ачлык, 1897 елда халык санын алу вакытында руслаштырудан курку күпләп китүгә этәрә. Моннан тыш, хаҗ кылып яки дини гыйлем алып йөргәндә һәм башка сәбәпләр аркасында туган җирләренә кире кайтып китмәүчеләр була. Анадолуның уңдырышлы җире күпләрне кызыктырган. 

Төркиягә бигрәк тә республика чорының беренче елларында бик күп татар галимнәре килә. Аларның кайберләре Ататөрек белән янәшә хезмәт итте, яңа Җөмһүрият корылышында зур файдалар китерде. Бүгенге көнгә кадәр төрекчә басылган әсәрләрдә күп кенә танылган татар галимнәренең, гаскәриләрнең, сәясәтчеләрнең һәм активистларның тормыш хикәятләре аңлатылды, киләчәк нәселләрнең дә аларны онытмавына өмет бар. Әмма бу хезмәтләр, күбрәк ир-егетләр турында, хатын-кызлар исеме еш телгә алынмый. Җөмһүриятнең беренче елларында Төркиягә килгәнче үк академик әзерлек чоры узган укымышлы, Төркиядә бик аз кеше белгән рус, япон, кытай, инглиз телләрен өйрәнгән татар хатын-кызлары булганны да онытмаска кирәктер. Алар арасында эшлекле Сафия Имрә (Мәнгәр), Төркия Бөек Милләт мәҗлесендә сенатор булган дипломат Адилә Аида (Садри Максуди кызы), профессор, доктор Сәгадәт Чагатай, доктор Сахип Байдар, доктор Таифә Акчурина, теш докторы Маһирә Байчура, Алия Аги, фармацевт Зиннәт Нурмөхәммәт һәм Зөһрә Аги исемнәрен хөрмәт һәм рәхмәт белән искә төшерәбез. Татар хатыннарының исемнәрен дәвам итеп, сезне Төркия язучысы Рәҗаи Санайның «Кызыл Русиядә бер төрек хатыны» биографик романы белән таныштырасым килә. 

Айнелхәят – Патша Россиясендә туган, Госманлы Төркиясендә, Истанбулда җитешкән, Истанбул «Дарүлмуаллимат» – укытучылар әзерли торган кызлар мәктәбендә белем алган бер төрек мөгаллимәсе, шимал төрекләреннән бер хатын-кыз укытучы. Китапта Патша Россиясенең соңгы көннәре, бөек рус революциясе, бу инкыйлабтан соң бөтен вәхшәте белән башланган кызыл режим дәвере, ГПУның йөрәкләргә кан саудырган кызыл җәһәннәме, төреклек, татарлык булган бөтен төбәкләре кичә... Шулай ук Р.Санай кереш сүзендә Айнелхәятнең Россиядә кызыл режим, коммунистлар партиясе өчен күп еллар эшләп, депутат дәрәҗәсенә күтәрелгәнен, соңрак рухында, күңелендә бер төрле сүнмәгән милли хисләр тәэсирендә бу режимга һәм идеологиягә «төгәл генә» яраклаша алмавын искәртә. Китабында ничек итеп татар хатынының башына төшкән гаделсезлекләрдән, золымнардан, газаплардан рухы, вөҗданы изелеп, большевиклардан күңеле кайтуын, 16 елдан соң яңадан Төркиягә кача алуын тасвирлый. Китапны язганда, каһарманына 69 яшь икәнне әйтә. 

***

Айнелхәят ханым – Идел буенда Саратов өлкәсенең Мәстәк авылыннан Зәйнетдин исемле бер авыл морзасы оныгы. Россиядә узган балачагы, һиҗрәт юлы китапның беренче битләрендә ачык тасвирлана. 

Бабасы Ирбит базарыннан өенә кайтканда агулап үтерелә, ятим калган ике баласы уллыкка бирелә. Айнелхәятнең әтисе үзен уллыкка алган гаиләдән кача, бер мәдрәсәдә, аннары рус ятимнәр мәктәбендә яши. Билгеле бер вакытлардан соң ул сәркатиб булып, Акчуриннар фабрикасында эшли, гаилә кора, Урал елгасы буена җирләшә. 

Башка татарлар кебек үк гаилә башлыгы һиҗрәт юлына басарга карар итә. Төркиягә килгәч, хатыны һәм ике баласы холерадан үлә. Икенче хатынга өйләнә. Истанбулда яши башлагач, Айнелхәятне үги анасы бер өйгә хезмәтче кыз итеп урнаштыра. Өй хуҗасы үлгәч, ул кабат әтисе янына кайта. Әмма бу юлы үги әнисе аны «тәмәке тарта» дип гаепли. Нәтиҗәдә ата кеше кызын өйдән куып чыгара. Шулай итеп, кыз бер хәерче кардәшләрендә яшәргә мәҗбүр кала. 

1896 елда уналты яшендә аны әтисе 17 алтынга Мәдинәдә сәүдәгәрлек иткән 55 яшьлек Россияле төрекләрнең берсенә икенче хатынлыкка бирә. Айнелхәятне ире Мәдинәгә беренче хатыны һәм 5 баласы янына алып китә. Кызы туа, әмма сабый озак яшәми. Берникадәр вакыттан соң ире үлә, яшь хатын җирсез-йортсыз кала. 20 яше тулганда, әтисенең танышлары аны кабат кияүгә бирәләр. Берара иренә Төркестаннан хәбәр килеп ирешә. Абзыйсыннан калган малны бүлешер өчен Төркестанга җыенган иренә ияреп, күкрәк баласы белән Әстерханга кадәр китә. Әмма аннан мең газаплар чигеп, баласы белән үзенә генә әйләнеп кайтырга туры килә, чөнки ире хәбәрсез югала. Күп тә узмый сары чиреннән икенче баласы да үлә.

1913 елда 28 яшен тутырган тол хатынны лицейларга кабул итмиләр. Ул төрек хатыннарының иң бөеге, иң хөрмәтлесе саналган Халидә Әдипкә (1884–1964, язучы, академик, мөгаллимә) мөрәҗәгать итә.

Халидә Әдип аны ул вакытта мәгариф министры белән элемтәсе булмау сәбәпле, Америка мәктәбенә җибәрә. Әмма Айнелхәят анда китәргә теләмичә, укытучылар мәктәбенә керер өчен, Мәгариф министрлыгына гариза бирә. Шуннан соң Әхмәт Агауглы (милләте буенча азәрбайҗан булган хокук белгече, язучы, сәясәтче) ярдәме белән икенче сыйныфта укый башлый.

Укып йөргәндә, әтисенең вафат хәбәрен ала.

Җәйге яллар вакытында Беренче Бөтендөнья сугышы игълан ителә. Кыен көннәр башлана. Ачлык һәм фәкыйрьлек өстенә суык тигезеп чирли. Ашарга, даруга акчасы юк. Укуга бара башлагач, чире көчәеп китә. Бик зур авырлык белән кичкән уку елы иртә тәмамлана. Мәктәп Төркиянең Чанаккале шәһәре янында бәйсезлек өчен барган сугышта яраланганнар хастаханәсенә әйләнә, кыз шунда шәфкать туташы булып эшли башлый. Икенче елны мәгариф министры Шөкер бәйнең имтиханын биреп, мәктәпне тәмамлый. 

Сугыш беткәч, Айнелхәят Халидә Әдип тәкъдимен кире какмый: иптәшләре белән Сүриягә укытучы буларак китә. 7 ай Бәйрутта калганнан соң инглизләрнең Сүрияне басып алулары сәбәпле, Истанбулга кире кайталар. Аннары ул Кырым һәм Казан җәмгыятендә эшли башлый. Россиядә дә бу вакытта революция була, Кырым һәм Казаннан килгән вәкилләр белән шул вакытта шактый аралашырга, аларга төрле ярдәм күрсәтергә туры килә. 

Берникадәр вакыттан соң большевикларның Кырымнан чигенүе, Казанда, Кавказиядә халыкның үз хөкүмәтләрен корулары турында хәбәрләр килеп ирешә. Госманлы Тышкы эшләр министрлыгында Көнчыгыш илләр бүлеге – «Шәрык шүбәсе (филиалы)» төзелә. Әлеге оешма яңа корылган хөкүмәтләр белән элемтәгә керә, газеталарда укытучылар кирәклеге турында белдерүләр бастыра. Айнелхәят шул белдерүләрне укып, Кырымга китәргә карар итә. Шактый хезмәт хакы бирелүгә игътибар итә, чөнки бу вакытта гаиләсе белән ачлы-туклы көн күрә, Истанбулда чыккан зур янгында өйләре яна. Хәлләре бик мөшкел була. Ул Кырымга сигез яшендәге сеңлесе Салиханы да ияртеп китә. 

Истанбулдан киткәнче, Кырымдагы Гөрбәгел авылы морзасыннан акча алынган өчен шул авылга укытырга бара. Гимнастика, рәсем, музыка, табигать, тегү дәресләрен укыта башлагач, авыл хәзрәте: «Истанбулдан килгән мөгаллимнәр безгә Госманлы әдәбиятын, тәрбиясен өйрәтер дип уйлый идек», – дип сөйләнә башлый. Имам белән авылныкылар сүзгә килгән көннәрдә Кызыл Армия Алушта шәһәренә җирләшә. 1 Май демонстрациясендә бөтен балалар белән җырлап йөргәнгә күрә, икенче көнне мәктәп ишегендә зур бер йозак каршы ала. Айнелхәят авылдан китәргә мәҗбүр була. Алуштада бер тол хатын өенә туктала. 

Эшсезлек һәм акчасызлык аркасында эш сорап, большевикларга бара. Алар акча бирәләр. Бер ай үтүгә Деникин армиясе килә һәм кызылларны Кырымнан куып җибәрә. Шулвакыт берсе Айнелхәят большевиклар яклы дип, Деникин кешеләренә әйтә.  1 Май көнне танышкан Тегермән авылыннан Хөсәен аганың ярдәме белән Алуштага кире кайта. Монда да мөгаллим дусты Бәкер бәйнең тотылганын, өйдә әйберләре тентелгәнне күрә һәм Шәрык шүбәсе биргән документын таба алмый. Мәктәп дипломы һәм паспорты Истанбулда янгын вакытында юкка чыкканга күрә, бу көннән соң ул бернинди документы булмаган бер хатынга әйләнгәнен аңлый. 

Кызыллар Кырымны яңадан алгач, Врангель һәм байлар бер төндә качып китәләр. Айнелне Севастопольдә Казан татар мәхәлләсендәге мәчет мәктәбендә укытучы итәләр. Шул көннәрдә большевиклар Татарлар бүлеген кора һәм аның башына Мөхәррәм Фәйзи Тугайны куялар.

Севастопольдә укытуын дәвам иткәндә, мәгариф идарәсен кулына алган Бәкир Чобанзадәдән чакыру хаты ала һәм Акмәчеткә китә. Чобанзадәнең большевиклар партиясенең хатын-кызлар бүлегенә юнәлтүе белән чараларга кушыла башлый. Соңрак ул үзенең никадәр ялгышканын аңлый... 

Яхшы оратор булганы өчен хатын-кызларның гына түгел, ирләрнең дә очрашуларына чакырыла башлый. Конференцияләрдә большевиклар исеменнән гаҗәеп чыгышлар ясый. «Яңа дөнья» газетасында мәкаләләре чыга. Комитет Айнелхәятне Мәскәүдә беренче мәртәбә узачак «Шәрык хатын-кызлары съезды»на җибәрергә карар итә.

Бахчасарайга Совет Президиумы президенты Калинин һәм Молотов, Ворошилов кебек большевик җитәкчеләр килә. Кырымның баш комиссары Галиев Айнелне делегациягә көнчыгыш хатын-кызлары җитәкчесе буларак тәкъдим итә.

Айнелхәят сайлауларда, һәм депутат, һәм үзәк башкарма комитет әгъзасы, һәм Мәскәүгә баручы вәкил буларак, сайлана. Ул Мәскәүдә Кремльдә Калинин резиденциясендә кунак була.

Аңар Кырымга кайтып, районнарда, авылларда яшәүче халыкка Совет хөкүмәтенең беренче мәҗлесе турында мәгълүмат тарату йөкләнелә. Шул сәбәпле Мәскәүдән Керчька кайта һәм пропаганда эшен башлый. Ләкин чыгышлар ясап йөргәндә, бер юлдашы аны совет принципларын үтәмәүдә һәм коммунистик идеяләр урынына халыкка тирән милләтчел фикерләр таратуда, кешеләрнең милли рухларын күтәрүдә гаепли. Әлеге хәлдән соң пропаганда эшеннән читләшә, белем алу өчен Мәскәүгә университетка китә. Әмма аны, укырга керергә әле өч ай вакыт барлыгын исәпкә алып, Төркестанга эшкә юллыйлар. Зур кыенлыклар белән Ташкенттан кабат Мәскәүгә кайтуга ирешә. Бу вакытта үзенең төрек дуслары укый торган шәрык университетына укырга керә. Уку йортын тәмамлый алмый, бер төркем буржуаз балалары дип саналган студентларны куганда, ул да университеттан чыгарыла. Бу вакытта аңар доктор, Азәрбайҗан сәяси лидеры Нариман Нариманов ярдәм кулы суза: Шәрык нәшрият мәркәзенә эшкә урнаштыра. 1925 елда Наримановның вакытсыз үлеме сәбәпле, бу эшеннән чыгарыла. Соңрак Бакуда хатын-кызлар бүлегендә эшли башлый, тора-бара партия хатын-кызлар мәктәбе мөдире була. Кызганыч, аңа теш кайраучылар очрап тора, янә милләтчелектә гаепләүчеләр табыла. 

1927 елда үзе белән Истанбулдан Кырымга ияртеп килгән кыз кардәше ире белән бергә Төркестанга сөрелә. Айнелхәятне исә партия мәктәбеннән читләштерәләр.

Ул Тбилисига бара, анда тулы хезмәт хакы белән икенче инспектор итеп билгеләнә. Ләкин өченче көнне биредә дә эше туктатыла.

1928 елның 30 августында Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) тарафыннан кулга алына. Тбилисига кайчан һәм кем белән килгән?.. Ни өчен килгән?.. Төркиягә качарга телиме?.. Кемнәр белән берлектә эш йөртә?.. 

Үзе яшәп торган өйнең хуҗабикәсе аның һәр сүзен, төрле шикле фикерләр уятырлык итеп, боларга җиткереп торганны аңлый. Бу вакытта аның кулында бер документы да булмау эшне тагын да катлауландыра, Төркиянең тышкы эшләр вәкилләре биргән документын Кырымда акгвардиячеләр юкка чыгарганына да ышанырга теләмиләр.

Айнелхәят үлемгә хөкем ителеп, Мәскәүгә җибәрелә. Авыру сәбәпле, төрмә хастаханәсенә салалар. Нәкъ бер ел төрмәдә ятканнан соң, Мәскәү җәза карарын үзгәртә: өч елга йә Томскига, йә Омскига сөргенгә җибәрү карары чыгарыла. Ашхабадка җибәрүне сорый, әмма кабул итмиләр. Төрмәдәгеләрнең Казанда да төрки халык яшәгәнне әйтүләрен тыңлап, шунда китәргә сорый, ачлык игълан итә. Нәтиҗәдә аны Казанга сөргенгә җибәрәләр. 

Казандагы иске дуслары аның сөргендә икәнен белгәч, сөйләшеп тә тормыйлар. Биредәге ГПУ кешеләре аңар ярдәм кулы сузгандай, төрек пешекчеләре янына күндерәләр, алар арасында шымчылык итүне телиләр. Аннары китапханәдә бер эш табып бирәләр. Әмма ул ГПУ хезмәткәрләренең башкалар турындагы төпченүләренә иң мөһимсез нәрсәләрне әйтүдән яки алар белгәннәр хакында юк-бар сөйләүдән узмый.

Кыз кардәше Владикавказга кунакка чакыргач, ГПУдан рөхсәт алып, берничә көнгә китә. Батуми шәһәренә бара, барлы-юклы әйберен сатып бетерә, урамда яши, аннары бер мәчеткә сыена. Шулай тегендә-монда сугылып, Төркиягә китү хыялы белән йөргәндә, кабат ГПУ кулына төшә. Янә тугыз ай төрмәдә утыра. Аннан чыккач, акчасызлыктан шарфын сатып торганда, кабат тотыла. Бу юлы Тбилиси төрмәсенә җибәрелә. Ләкин, нинди генә сәбәп белән эләксә дә, аңар гади җинаятьче түгел, ә сәяси җинаятьче буларак карыйлар. Тоткыннар белән бергә Казанга җибәрелә. Каты авыру сәбәпле, башта Сызрань, аннары Рязань төрмәләре хастаханәләрендә яткыралар. Шәһәрдән шәһәргә йөртелгәндә, ул һәр җирдә төрмәләрнең кулга алынган хатынкызлар белән тулы булуын күрә. Гаепләре шул: кырык тавыгы булып та, дәүләткә елына – өч йөз йомырка, сыер асраганнар дәүләткә кырык килограмм май бирмәгәннәр... Яки өйдә тукылган тукыманы базарда сатканда тотылганнар... 

Айнелхәят Казанга кайтарылгач, Төркиядәге абыйсыннан хат ала. Туганы Бөтенсоюз чит ил гражданнары белән сәүдә берлеге – «Торгсин»га 18 лира күләмендә акча юллавын яза. Шулай итеп абыйсы аны ачлыктан коткара. Бу арада, ниһаять, Төркиядән җибәрелгән паспортын кулына алу бәхетенә ирешә. Һәм бик зур бер хата кыла: виза алу нияте белән Казандагы Чит ил эшләре комиссариатына мөрәҗәгать итә һәм паспортын шунда калдыра.

Берникадәр вакыт абыйсы җибәргән акчалар белән үз көнен күреп яши. Әмма ипи пешерүче танышы аны алдап, акчаларын үзләштерә. Ачлы-туклы яшәгән көннәренә кире кайтып, зур өметләр белән визасын көтеп йөри. Әмма айлар уза, виза бирүче юк. Аңа совет паспорты алырга, совет хөкүмәте өчен алты ай эшләргә һәм алтын белән өч йөз илле сум штраф түләргә кушалар. Әлбәттә, алар Төркиядән акча килүен беләләр! Ә совет паспорты алса, аңа инде Төркия турында хыялланасы да калмаячак! Хәтта Төркия гражданины булуына карамастан, аны бер гаепсезгә төрмәдән төрмәгә йөртәләр, сөргендә тоталар, күп еллар дәвамында партиягә хезмәт итүен исәпкә алмыйлар икән, димәк, алга таба хәер көтәсе юк... Һәм Айнелхәят бернигә карамастан, качарга дигән карарга килә, план төзи. 

Башта ул поезд белән Владикавказда яшәүче сеңлесенә бара. Салиха янында берничә көн тора. Сеңлесе карта юнәтә. Үзе бер авылга киткән булып, чит бер шәһәргә бара, антиквариат сатучыдан компас алып кайта. ГПУ шымчыларын адаштырыр өчен Төркиядәге абыйсына үзенең паспортын юллап, Мәскәүгә барачагы турында яза. Бөтен хатлары укылганны белә. Шуңа күрә Сталинград һәм Петроградтагы дусларына алдагы көннәрдә кая барачагы, ниләр эшләргә җыенуы турында ялган хатлар җибәрә.

1934 елның 24 августында, Ереван һәм Мәскәү поездларының ярты сәгать аерма белән кузгалуларыннан файдалана. Мәскәүгә китәр урынга, яшерен рәвештә билет сатып алып, Ереван поездына утыра. Ул Әрмәнстандагы Сердабат станциясендә төшә. Шул җирләрдә эшләүче улын эзләгән хатын кыяфәтендә басуларны, авылларны үтә. Бер төнне дөге кырларын кичкәннән соң Арас елгасы аша йөзеп чыга, Ыгдырдагы (Төркия шәһәре) Кити авылындагы жандармерия станциясенә сыена. Ыгдырда һәм Карста тикшерүләр тәмамлангач, Трабзон аша Истанбулга җибәрелә. Аннары Айнелхәят Анкарада туганнары белән күрешә. 

Китап эчтәлегенә таянып ясаган кайбер нәтиҗәләрне китерәсем килә:

– Айнелхәят, әтисе туган җире булган Саратов губернасы Мәстәк авылыннан башлаганда, тимер юл һәм көймә белән 55 мең км юл узган. 22 шәһәрдә булган, кайберләренә берничә мәртәбә барган.

– Маҗара тулы тормышы дәвамында Шүкрү Сарачуглы, доктор Лүтфи Кырдар, доктор Рәшит Галип, Нуман Чәләбиҗиһан, Җафер Сәет Әхмәт, Мөхәррәм Фәйзи Тогай, Климент Ворошилов, Назым Хикмәт, Вала Нуреддин, Шәүкәт Сүрия Айдемир, Хөсәен Сәит, Зиннәтуллах Нәвширван, Әхмәт Җәват (Әмрә), доктор Шәфик Хөснө (Деймер), доктор Нариман Нариманов һәм Һaди Максуди кебек үз чорының күренекле һәм абруйлы шәхесләре белән таныша һәм аларның кайберләре белән кыска бер вакыт эшли.

– Россиядә яшәгән чорда бер тапкыр сөргенгә (Казанга) җибәрелә, ике мәртәбә төрмә хастаханәсендә һәм алты төрмәгә 7 тапкыр ябыла (Тбилиси, «Батырская турьма», Мәскәү, Казан, Батум, Рязань төрмәләре).

Шәүкәт КУНТАЙ

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев