Йомшак, тәмле прәннекләр
рецепт
Камыр өчен:
500 мл сөт
250 гр он
500 гр шикәр комы
бер чеметем тоз
100 мл көнбагыш мае
32 гр ванильле шикәр комы
60 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
2 йомырка
2 йомырканың сарысы
1 кг он
прәннек өстенә сөртер өчен крем
2 йомырка агы
250 гр шикәр оны
250 гр онга шикәр комы, тоз салып яхшылап болгатабыз. Сөтне кайнатып чыгарып онга салып яхшылап болгатабыз. Төерләре калмасын өчен. Камыр бераз суынгач 2 йомырканы һәм 2 йомырканың сарысын (2 йомырканың агы кремына кала) салып яхшылап туглыйбыз.
Шуңа көнбагыш маен салабыз. 1 кг он кереп бетмәскә дә мөмкин. Онга да карый. Онның беразына камыр көпшәкләндергеч белән шикәрле ванильне салып бутыйбыз. Онны салып камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш, кулга да ябышмасын.
Камырны кисәкләргә бүлеп, җәеп стакан белән кисәбез. Калынлыгы 7-8 мм тирәсе. Минеке юкарак булды калынрак булса да ярый. Духовкада 20 минут тирәсе пешерәбез (духовка кызып китсә тиз дә пешәргә мөмкин).
Йомырканың агын миксер белән купертәбез шикәр онын аз-азлап салып. Суынган прәннекләр өстенә ягабыз).
Рецепт һәм фото авторы - Айзилә Рәхмәтуллина; vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев