Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Язгы салат

Язгы салат сәламәтлек өчен витаминнарга бик бай.

Язгы салат сәламәтлек өчен витаминнарга бик бай.

6 порция салат өчен:

500 г бәрәңге

100 г яшел салат яфрагы

2 йомырка

1 кыяр

4-5 редис

1 кишер

2 помидор

50 г яшел суган

1 аш кашыгы уксус

150 г каймак

тоз

борыч

лимон согы тәменчә

кирәк.

Салат яфракларын, йомырка, пешкән бәрәңге, пешкән кишер, кыяр, редис, помидор һәм яшел суганны турап бергә бутыйбыз. Салат өчен соус: каймак, лимон кислотасы, тоз, борычны бергә кушып болгатабыз һәм салатка кушабыз.

Тәмле булсын!

фото: coocook.me

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев