Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Яңа ел табыны. Табынга бал белән әзерләнгән каз

рецепт

Яңа елны каршылау кичке унберенче яртыда-унбердә башлана. Өстәлгә төрле салатлар, салкын ит (тавык, каз, үрдәк), койка, кыздырылган балык, җиләк-җимеш (мандарин, әфлисун, алма), тозлы кәбестә (башлысы яхшырак), тозлы помидор, арыш һәм бодай ипие, минераль сулар, җиләк-җимеш сулары куялар.

Яңа ел табыны артык зур булмый: 8-12 кешелек итеп әзерләнә. Шуңа күрә салкын ашларны берәр тәлинкәгә җитәрлек итеп кенә салып чыгаралар. Яңа ел табынына кайнар шулпа бирмиләр. Ләкин кайнар ашамлыкларны ике тапкыр - яңа елга кадәр, гадәттә балыктан әзерләнгән ашлар һәм яңа елдан соң, әйтик томалап пешерелгән яки кыздырган ит (сарык, сыер ите) белән кайнар бәрәңге; пилмән, пылау, тутырган каз яисә тавык, өчпочмак, пәрәмәч һ.б. бирәләр. Ахырдан чәй һәм кофе бирәләр. Чәй янына шикәр, варенье, конфет куялар, кофе янына шикәр, кайнар сөт яисә куертылган сөт, сөт өсте куярга мөмкин. Чәй өстәленә татлы бәлешләр, шулай ук торт, кош теле һ.б. камыр ашлары куярга, төче коймак пешерергә мөмкин.

Каз өчен:

  • 1 каз
  • 100 г бал
  • 1 лимон
  • 1 баш сарымсак
  • 2 әфлисун
  • 7-8 бәрәңге
  • 1 кишер
  • тоз
  • борыч
  • тәмләткеч
  • бизәү өчен яшел суган, петрушка, укроп һ.б.

кирәк. Казны бер тәүлеккә тозлы суга салып торабыз. Артык тозлы булыр дип, куркырга кирәкми, каз үзенә кирәк кадәр генә тозны ала. Шуннан соң каз түшкәсен корытырга һәм тишкәләп чыгарга кирәк. Тишекләр күбрәк булган саен яхшырак. Маринад әзерлибез: бер савытка бал салабыз, шуңа вак угычтан сарымсак уабыз, лимон согы сыгабыз, аштәмләткеч кушабыз. Казның эчен-тышын әлеге маринад белән ышкып, бер сәгатькә читкә куеп торабыз. Бу вакытта бәрәңге, кишерне чистарта, әфлисунны кисәкләргә бүлә торырга була. Маринад сеңгән казның эченә әфлисун кисәкләре тутырып, азык-төлек пленкасына салып, 180 градуслы мичкә куябыз. Бәрәңге, кишерне аерым табада кыздырырга да, каз янына куярга да була. Моның өчен ике сәгатьтән соң казны мичтән алып, яшелчәләрне шунда тезәргә кирәк. Каз 2,5 сәгать пешә. Әзер казны күңелегез теләгәнчә бизисе генә кала.

Тәмле булсын! 

Яңа ел бәйрәме күңелле узсын!

фото: edimdoma.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев