Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Караҗиләк пирогы

рецепт

?Камыр: 1 йомырка, 3 а.к. шикәр комы, 100 гр. сыер мае (бүлмә темп-да йомшарган булырга тиеш), чама белән 1 ст.он, камырга карарсыз, сыек булса өстәрсез, ярты чәй калагы разрыхлитель.

Барысын бергә кушып йомшак камыр ясыйсы, мин камырны әкренләп кулны юешләп кенә җәйдем табага. Камырны формага җәеп, эчлекне эзерләгәнче, суыткычка куеп торасы.

?Эчлеге: 500 гр. каймак, 200 гр. шикәр комы, 3 йомырка, 3 а.к өеп крахмал, 1 гр. ванилинны бергә кушып яхшылап туглыйсы һәм формага агызасы.

Сез күләмен табагызга чамалап ясагыз, минем 30 см тирәсе диаметры. Өстенә карлыган һәм караҗиләк (черника) салдым. Мин әчкелт яратам, шуңа җиләкне жәлләмичә салам. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-40 минут чамасы пеште?. Пешкәч тә мичтән алмадым, төнне шунда чыкты.

Чәйләрегез тәмле, якын кешеләрегез белән бергә булсын☕

 

Рецепт һәм фото авторы - Рәфилә Шәмсетдинова; vk.com

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев