Татар халык ашлары
Вак бәлеш
рецепт
Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 100 гр ак май, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч,тоз, шикәр комы, он салып йомшак кына камыр басабыз. Ял иттерәбез.
Эчлек өчен: бәрәңге, суган, ит, тоз, борыч.
Вак бәлешләр ясыйбыз.
Бәлешләрнең йөзе килгәч, бөкеләрен ачып эченә кайнар шулпа салабыз, шулпа салгач бөкеләрен ябып 20-25 минутка духовкага куябыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы - Минзилә Галимова; vk.com
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев