Татар халык ашлары
Туңдырма
рецепт
Өшеткән бананнарны блендер/миксер аша изеп, сөт салабыз (2 бананга 1 ст сөт чамасы белән). Миксерда бик яхшылап болгатабыз. Күбекләнеп менәргә тиеш. Шуңа 2-3 аш кашыгы куертылган сот (сгущёнка), 1 аш кашыгы бал салабыз. Шоколад яисә җиләк-җимешләр салырга була (минем очракта шоколад). Кем ничек ярата. Тагын яхшылап болгатабыз һәм килеп чыккан массаны катырырга куябыз.
Туңдырма әзер
Алисә Фәйзуллина рецепты һәм фотосы; vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев