Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Татарча бифштекс

әзерләү ысулы

Бифштексны яшь сыер ите билдәмәсеннән әзерлиләр.

Суган белән чапкан иткә йомырка сарысы, көнбагыш мае салалар һәм, тоз белән борыч сибеп, яхшылап болгаталар. Шуннан соң, әвәләп, түгәрәк бифштекслар ясыйлар. Аннары, өстенә йомырка сарысы сытмыйча гына, табынга бирәләр.

1 өлешкә: 

  • 90 г йомшак ит
  • 15 - 20 г башлы суган
  • 1 йомырка сарысы
  • бизәү өчен 75 - 100 г яшелчә
  • 20 г көнбагыш мае
  • тоз
  • борыч

  Тәмле булсын!


фото: dinne.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев