Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Печенье

әзерләү ысулы

Искергән бодай ипиенең йомшагын, ваклап турагач, мичтә яки духовкада киптерәләр дә ит тарткыч аша чыгаралар. Йомырканы шикәр комы белән күпертәләр. Шуңа иләнгән икмәк валчыгын, аз гына он, маргарин, сөт, чәй содасы кушып, йомшак камыр басалар. Кунада камырны 1 см калынлыгында җәеп, махсус кискеч яисә кечкенә рюмка белән түгәрәкләп кисәләр, табага, калайга тезәләр. Аннары мичтә яки духовкада тиз генә пешереп алалар. Суынгач, чәй янына бирәләр.

500 г ипи валчыгына:

  • 70 - 100 г он
  • 300 - 350 г шикәр комы
  • 5 - 6 йомырка
  • 80 - 100 сөт
  • 5 г чәй содасы
  • 150 г май

Тәмле булсын!


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев