Татар халык ашлары
"Наполеон" торты
рецепт
Әй яратабыз да инде баллыны!
Гаиләбез белән дип әйтүем. Тик эштән кайткач, озак-озак пешеренергә вакыт юк. Шуңа күрә тагын бер тиз ясала торган торт рецепты табуыма бик тә шатмын.
Торт өчен әзер катлы камыр (слоёное тесто) һәм каймак + шикәр комы белән крем гына кирәк.
2 данә катлы камырны духовкада пешереп алабыз да, 2шәр катка бүләбез. Шул 4 катлы камырны, араларына крем сөртеп, берсе өстенә берсен куябыз.
Бүлгәндә коелган кисәкләре белән тортның өстен һәм кырыйларын бизибез.
Тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы - Роза Закирова; vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев