Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кызыл эремчекле алма пирогы

рецепт

Камыр өчен: 
200 г акмай; 
100 г шикәр комы; 
2 йомырка; 
2-3 аш кашыгы кибет каймагы; 
300-350 г он (чама белән); 
1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разых-ль); 
бер чеметем тоз. 


?Камырга онны акрынлап кушабыз. Аз булса бераз өстибез. 

Эчлек өчен.

Кызыл эремчек (корт, тура), алма (шикәр кушып бераз гына парландырып-пешереп алабыз), 20 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Эш барышы.

Пирог өчен камыр басабыз. 
* майны шакмаклап турыйбыз;
* шикәр комын салып май белән бутыйбыз; 
* 4 аш кашыгы он салып, валчык хасил булганчы уабыз; 
* ике йомырканы, кибет каймагын салабыз; 
* калган онны + көпшәкләндергеч салып, камырны басып бетерәбез. Артык йомшак булса 4-5 аш кашыгы онны кушарга була. Ике кисәккә бүлеп, кисәкләрне аерым элпәгә (пищевая плёнка) төреп ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткәндә эчлекне әзерлибез. 
* алманы телемнәп турыйбыз, шикәр комы,1-2 аш кашыгы су салып парландырып пешереп алабыз. Суытырга куябыз. 
* 100 г 20 процентлы кибет каймагын 2 аш кашыгы шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз. 
* камырыбызны суыткычтан алып, таба төбенә җәябез, төбенә кызыл эремчекне (корт) тигезләп салып чыгабыз. Алмаларны тезәбез, өстенә әзер каймаклы катнашманы салабыз. Кызган мичтә пешереп алабыз. Суынгач чәй янына бирәбез.

 

Тәмле булсын!
 

Гөлчәчәк Фәтхулова рецепты һәм фотосы

vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев