Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кишерле алма пирогы

рецепт

Кирәк:
?200 мл җылы сөт
?200 мл кайнаган җылы су
?35-40 гр юеш чүпрә
?2 аш к. шикәр комы
?1 аш к. майонез
?1 б.к. сылама тоз
?100-110 мл көнбагыш мае һәм югары сортлы он кушып камыр басабыз да, җылырак җиргә томалап куябыз.

 

Бу пирог эчлеген гадәттә кышка әзерлибез. Моның өчен:
3 кг кишер
3,5 кг алма
1 лимон
3 әфлисун
2,4 кг шикәр комы кирәк.

Барын да иттарткыч аша чыгарабыз. Кишергә 2 кг шикәр комы салып аны 30 мин кайнатабыз. Шуңа алма белән 2 ст шикәрне болгатып, тагын 20 мин утта тотабыз. Соңгы ун минутта лимон һәм әфлисунны да салып җибәрәбез. Эчлек әзер.
 

Камыр җәеп башта эчлекне җәябез, өстенә чамалап куертылган сөт агызабыз һәм вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын Дуслар!

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев