Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кекс

Искергән икмәктән бик тәмле кекс пешереп була! Искергән икмәктән кекс пешерү өчен валчыкны киптермичә генә ясарга кирәк.

Искергән икмәктән кекс

Искергән икмәктән кекс пешерү өчен валчыкны киптермичә генә ясарга кирәк. Аны, сөткә салып, 20 - 30 минут буе җебетәләр, маргарин, шикәр комы, йомырка, чәй содасы кушып, барысы бергә яхшылап укмашып беткәнче болгаталар. Аннары чүпрәле камыр өстиләр, яңадан яхшылап болгатып, ярты сәгатьләп җылы урында тоталар. Камырга җебетелгән йөзем җимеше салып болгаталар. Тагын 10 - 15 минут буе өстен каплап тоткач, кекс пешерә торган камыр әзер була. Майланган савытта (кекс формасында) тагын бераз кабарганын көткәч, кызу мичтә яки духовкада пешереп алалар. Кекс шул хәлендә суытыла, аннары савытлардан алып, өстенә иләк аша шикәр оны сибәләр һәм чәй янына китерәләр.

500 г икмәк валчыгына:

  • 200 г чүпрәле камыр
  • 100 г йөзем җимеше
  • 200 - 250 г шикәр комы
  • 5 йомырка
  • 100 - 150 г маргарин
  • 10 г чәй содасы
  • 150 - 200 г сөт

  Тәмле булсын!

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев