Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җиләк-җимешле торт

әзерләү ысулы

Торт өчен:

  • 500 г печенье
  • 150 г атланмай
  • 500 г эремчек
  • 100 г йөзем
  • 200 г 35% сөт өсте (сливки)
  • теләсә нинди җиләк-җимеш

кирәк.

Печеньены ваклап, эретелгән атланмай белән кушарга һәм табага салырга. Миксер белән сөт өстен күпертергә һәм башка ингридиентларны кушып, кабат тугларга кирәк. Әлеге эчлекне "камыр" өстенә салыгыз. Тортны җиләк-җимеш белән бизәгез. Әзер тортны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.

Тәмле булсын!


фото: pixabay.comRitaE

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев