Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җиңел генә, әмма бик тәмле торт

рецепт

Камыр өчен:
5 йомырка;
300 гр шикәр комы;
250 г он;
ванилин;
разрыхлитель кирәк.

Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Аерым яхшылап кашык торганчы агын кабартабыз. (Чеметем генә тоз салыгыз, яхшырак кабарыр өчен) Аннан сарысын аерым кабартабыз. Әз-әзләп шикәр комын салып кабартам, аннан әкренләп акны кертәм. Шуннан ванилин, разрыхлитель кушылган он өстим. Формага салып 40 мин. 170 гр. духовкага тыгам.
Пешкәннән соң урталай бүлеп баллы су сеңдерәм. Бер стакан суга бер стакан шикәр комы, ярты лимон салып кайнатам. Суынгач кашыклап ике кисәккә дә салып чыгам. Бик баллы дисәгез монысын эшләмәсәгез дә була.

Эчлек:
250 г 20 процентлы каймакка 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатам.
Беренче бисквитка ярты каймакны сылыйм һәм түгәрәкләп киселгән бананны тезәм. Банан өстенә калган каймакны сылап икенче слой бисквитны каплап куям. Булды, кызлар.

 

Чәйләрегез тәмле, өегез нурлы булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев