Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Эремчек запеканкасы

әзерләү ысулы

Запеканка өчен:

  • 1 кап ванилин
  • 500 г эремчек
  • 1 балкашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель)
  • 1 стакан кефир
  • 2/3 стакан шикәр комы
  • ярты стакан манный
  • 5 йомырка

кирәк. Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз. Йомырка сарысын, эремчек, көпшәкләгеч, манный, кефир һәм ванилинны яхшылап болгатабыз. Аерым йомырканың агын аз-азлап шикәр комы салып болгатабыз һәм эремчек массасына салабыз. Ләкин артык каты болгатырга ярамый. Майланган табага эремчек массасын салабыз һәм 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.  

Тәмле булсын!    

 
Татар ашлары
Фото: cooking.hozvo.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев