Татар халык ашлары
Эремчек шарчыклары
рецепт
Кирәк:
- 300 гр эремчек
- 3 данә йомырка
- 1 стакан шикәр комы
- 0,5 чәй кашыгы сода
- 2,5 стакан он
Йомшак итеп камыр басабыз.
Кечкенә түгәрәкләр ясыйбыз, кызган үсемлек маенда кыздырып алабыз.
Суынгач шарчыкларыбыз өстенә шикәр оны сибеп матурлап җибәрәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы - Минзилә Галимова; vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев