Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чияле манник

рецепт

Кирәк була:
?кефир 1ст;
?манный ярмасы 1 ст;
?шикәр комы 1 ст;
?он 1 ст;
?йомшартылган ак май 100 гр;
?2 йомырка;
?0.5 чәй кашыгы сода;

?150 гр төшсез чия.

Глазурь өчен:
?сөт 4 аш кашыгы;
?шикәр комы 3 аш кашыгы;
?какао 2 аш кашыгы;
?ак май 50 гр.

1. Кефир белән манный ярмасын ярты сәгатькә болгатып куярга.
2. Шикәр комы белән йомыркаларны күпертергә.
3. Барысын бергә кушып болгатырга.
4. Табаны майлап, камырның яртысын салабыз да, чияләрне чәчәбез, калган камырны салып бетерәбез.
5. Кызу духовкада 40-50 минут пешерәбез.
6. Маннигыбыз пешкән арада глузурьны кайнатып алабыз. Какао, песок, сөтне болгатып, кайнарга куябыз. Төбендә утырмасын өчен, гел болгатып торабыз. Төсе үзгәргәч, уттан алабыз. Азрак суынгач 50 гр ак май кушабыз.
7. Глазурь сөртәбез дә, үзебез теләгәнчә бизибез!

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!!!?☕


 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Мусина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев