Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бавырлы торт

рецепт

700 г бавыр алдым, кызлар. Ит тарткычтан чыгардым. Өстенә тоз, 2 күкәй, бер стакан су, әз генә көнбагыш мае, он салып блендер белән болгаттым. Камыры сыек, коймак камыры кебек булырга тиеш. Һәм коймаклар пешергән кебек табада пешердем. Алдан суган, сарымсак, кишерне майда кыздырып куйган идем, шуларны майонез салып тугладым. Хәзер тортны җыясы Һәм дусларны, туганнарны чакырып, түгәрәк өстәл артында тәмләп сыйланасы гына кала.
Ашларыгыз, чәйләрегез тәмле булсын!


 

Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова рецепты һәм фотосы; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев