Татар халык ашлары
Бавырлы бавырсак
ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ
600 - 650 г югары сортлы онга:
- 6 - 8 йомырка
- 150 г сөт
- 30 г шикәр
- 30 г сары май
- 5 г чүпрә
- тоз
- 400 г пешкән бавыр
- пешерү өчен 200 - 250 г май
Әзерләү ысулы
Әче камыр куялар. Баскан вакытта пешереп ит тарткычтан чыгарган бавыр өстиләр. Камырны 1 - 1,5 сәгать кабарталар. Камыр өлгергәч, кисәкләргә бүлеп, баусыман итеп тәгәрәтәләр һәм кузы чикләвегеннән кечерәк итеп турыйлар. Әзер бавырсакны кайнап торган майда пешерәләр һәм табынга катык белән чыгаралар Тәмле булсын!
Фото: rusoc
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев