Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Бавыр рулеты

рецепт

Эчлек: суган, кишер, тоз, борыч, үсемлек мае, сарымсак, майонез.

Бавыр коймагы өчен: 1 кг бавыр, 2 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы сөт, З йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае.

Башта эчлеген ясарга кирәк. Суганны турарга, кишерне эре угычтан уарга, тоз, борыч, май салып кыздырырга. 1 зур сарымсакны кыскыч аша чыгарып, майонез белән болгатып куярга.

Бавырны иттарткычтан чыгарырга, тоз, борыч сибеп, он, сөт, йомырка салып болгатырга. Массаны майланган табага коймактан зуррак һәм юка итеп җәеп, ике ягын пешереп алырга. Бавыр коймагы өстенә кайнар килеш башта сарымсаклы майонезны сыларга, аннан кыздырган суган белән кишерне ягып, рулет итеп төрергә. 

Өстәлгә куйганда рулетларны кисеп, тәлинкәгә тезәргә. 


 

Рецепт һәм фото авторы - Исмегөл Зәйнуллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев