Татар халык ашлары
"Балачак" печеньесы
рецепт
Кирәк:
- 3 йомырка;
- 200 гр шикәр комы;
- бер чеметем тоз;
- ваниль;
- 200 мл сөт;
- 200 мл үсемлек мае;
- 250-300 гр он;
- 12 гр камыр күперткеч (разрыхлитель);
Эш барышы. Йомырка, шикәр комы, бер чеметем тозны миксер ярдәмендә ак төскә кергәнче болгатабыз. Шуңа ваниль, сөт, үсемлек маен, он+камыр күперткечне или-или салабыз. Бер масса хасил булганчы, төерләре беткәнче болгатуны дәвам итәбез. Махсус табада пешерә башлыйбыз.
Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Фәтхулова; vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев