Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Абрикослы пирог

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Кирәк:

  • 120 г май
  • 40 мл сөт
  • 3 йомырка
  • 165 г шикәр комы
  • 1,5 бал кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель)
  • кирәгенчә абрикослар
  • 150 г он

  Пешерү тәртибе: Майны чәнечке ярдәмендә изәргә һәм шикәр комы белән бутарга. Әлеге катнашмага берәмләп йомырка өстәргә. Шуннан соң сөт салырга һәм он белән разрыхлитель кушарга. Тыгызрак камыр килеп чыгарга тиеш. Абрикосларны урталайга кисәбез. Табаны яхшылап майлаганнан соң, камырны җәябез. Камыр өстенә абрикос төзәбез. Пирог 180 градус кызулыкта пешә. Тәмле булсын!


Фото: dessert-fantasy.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев