Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кычыткан ашы

әзерләү ысулы

Кирәк:

  • 250 г сөякле ит
  • 150 г кычыткан
  • 20 г кишер
  • 20 г башлы суган
  • 100 г бәрәңге
  • 1 шт йомырка
  • 10 г сары май
  • 20 г каймак
  • тоз
  • борыч

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Яшь кычытканны чистарталар да салкын суда яхшылап юалар. Анары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тоталар, иләккә аударып, өстенә салкын су агызалар. Суы сарыккач, эре тишекле иттарткычтан чыгыралар яисә вак итеп турыйлар. Кайнап торган шулпага яисә суга телемләп бәрәңге турыйлар да кайнатып чыгаралар. Аннары, кыздырылган кишер белән суган, әзерләп куйган кычытканны өстәп, ашны өлгертәләр. Аш пешеп җитәр алдыннан төрле тәмләткеч үләннәр салалар. Тәлинкәләргә бүлгәч, аш өстенә яшел суган һәм петрушка сибәләр, каймак һәм каты итеп пешерелгән йомырканы ваклап салалар. Яшел ашны кычыткан белән кузгалакның икесен кушып та әзерләргә мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!


Фото: gastronom.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев