Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Яңа сезон – яңа мөмкинлекләр

4 октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры 31нче сезоны белән яңадан сәхнә иҗатына гашыйк булганнарны бинасына кунакка дәште. “Алтын битлек” премиясе лауреаты, Кариев Театрның баш хореографы Нүрбәк Батулланың “Чиксезлеккә” дип исемләнгән яңа перфомансы театрның чираттагы сезонын ачып җибәрде. Перфоманста Мәдәният һәм сәнгать университеты, Театр училищесы студентлары катнашты. Фойеда “Калеб. Яңа дулкын” яшь шагыйрьләре, Болактагы Яшьләр театры оркестры солистлары, Кариев театры артистлары “җанлы витрина” белән кунакларны җылы итеп каршы алды. Тантананың төп өлеше – “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле иде. Зарыгып көтеп алынган премьераны якынча 300гә якын кеше тамаша кылды. Шулар арасында Камал театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев, Казан Яшь тамашачы театрның баш режиссёры Туфан Имаметдинов белән театр директоры Айгөл Горнышева, Казан музыка училищесы директоры Айрат Җаббаров, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова,Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев та кунак булып килгәннәр иде. “Яңа сезон – яңа мөмкинлекләр чоры. Гомумән, 31нче сезон премьераларга бай булачак. Быелгысы театрыбыз өчен аеруча җаваплы ел” –  дип белдерде Габдулла Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов. Гүзәл Сәгыйтова,  яңа җитәкче буларак, театрга яңа сулыш алып килде, дип әйтү бер дә хата булмас. Ул театр коллективына уңышлы сезон теләде.

Айзилә Сабирова

Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев