Сөембикә шәҗәрәсенә өстәмәләр
Казан, Касыйм ханлыкларында өч мәртәбә абруйлы ханбикә буларак дан казанган Сөембикәгә, ниһаять, быел Рязань өлкәсенә кергән Касыйм шәһәрендә затлы бер һәйкәл куелды.
Казан, Касыйм ханлыкларында өч мәртәбә абруйлы ханбикә буларак дан казанган Сөембикәгә, ниһаять, быел Рязань өлкәсенә кергән Касыйм шәһәрендә затлы бер һәйкәл куелды. Ә берничә ел элек казакъ кардәшләребез дәүләте башкаласында – Астана шәһәрендә бер урам аның исеме белән аталган иде. Тумышы белән шул яклардан бит ул. Җаек-Урал елгасының урта бер өлешендәге җәйләүләрдә уйнап үскән кыз.
Бәлки киләчәктә безнең Казаныбызда да Сөембикә ханбикә һәм аның даирәсенә кергән шәхесләр исемен даими искә төшереп торырдай бер чара күрелер әле. Бездән ерак чорда яшәгән бабаларыбыз белән бергә Идел буе Болгар дәүләтенә нигез салган бер тарихи шәхескә дә һәйкәл куелуы турында хәбәр булды бит. (Дөрес, ул һәйкәл ни сәбәпледер Идел буе ярында түгел, чуваш кардәшләребез биләмәсенең Чүпрәле районы чигенә якын бер урында урнаштырылуы гына сәерсендерә.) Сөембикә ханбикә яшәгән дәверне чагылдырган истәлек мәйданчыгында мин Җангали белән Шаһгалине дә, Сафа белән Кошчак угланны да, аларның уртак балалары сыннарын да күрергә теләр идем. Әйе-әйе, Сөембикә белән Җангали янәшәсендә аларның кызы да булырга тиеш. Безнең тарихи әдәбиятта ул кыз фәкать бер мәртәбә генә искә алына – Һади Атласиның узган гасыр башында язылган «Сөен-бикә» китабында гына. Ул әсәр кабат 2009 елда нәшер ителде. «Сөен-бикә» исеме белән ул язма авторның «Сайланма әсәрләре»нең беренче томына кергән. (Автор анда кайсы чыганакларга нигезләнеп язуын да хәбәр итә.) Ләкин шуннан соң нәшер ителеп, дөньяга таратылган бер генә тарихи һәм әдәби китапта да бу факт искә алынмый. Ә унҗиденче гасырның бер рәссамы тарафыннан иҗат ителгән төсле сурәттә исә ул кыз анасы янәшәсендә басып тора. Дөрес, безнең күпчелек авторлар аны Сөембикәнең улы рәвешендә күрергә күнеккәннәр. Ул сурәтне нәшер иткәндә дә, кызларча киенгән баланы: «Сөембикә янәшәсендә улы Үтәмешгәрәй», дип таныту еш кабатлана. Сөембикә ханбикәгә багышланган язмалардагы кайбер башка фактларны да тулырак ачыклар вакыт җиткәндер, шәт.
1
Иң элек аның туган-үскән якларын, ата-бабаларын искә алып үтик. Югыйсә безнең кайбер тарихи хезмәтләрдә аның атасы Йосыфны Нугай Урдасының башлыгы, хәтта ки «ханы» рәвешендә таныту очраклары да бар. Сөембикә үз илендә яшәгән дәвердә әле ул гадәти бер олыс башлыгы, олыс морзасы гына була. Күренекле Мәскәү тарихчысы Вадим Трепавловның 2015 елда нәшер ителгән «Кочевая империя ногаев ХV-ХVII веков» китабына күз төшергәләп алыйк. Әлеге китапта Йосыфның берничә буынга өлкән бабасы Идегәйнең ни рәвешле Нугай Урдасы бәклеген оештыру тарихы, варисларының шул бәклек белән идарә итүләре тасвирлана. Идегәй әмир Чыңгыз хан нәселеннән чыкмаганлыктан, ул оештырган ил-дәүләтнең башлыклары да хан дәрәҗәсен кулланырга тиеш булмаганнар. Хәер, Нугай Урдасы биләмәсен элек берара үз карамагында тоткан атаклы яугир Аксак Тимер дә бит шундый ук хәлдә була – «әмир Тимер» дәрәҗәсен куллану белән чикләнә. Йосыф морзаның бабасы Нуретдин улы Ваккас бәк була. Ваккас үлеп, берникадәр вакыт үткәч, 1480 еллар тирәсеннән, Нугай Урдасы идарәчесе булган бәк вазифасын аның улы – Муса башкара. Муса морзаның тиз арада бәккә әверелүен китап авторы аның бер кызын казакъ ханы Мөхәммәдкә ярәшүенә бәйли. «Муса бәк идарә иткән дәвердә Нугай Урдасы олыслары бердәмлеккә ирешә. Бердәм була», дип тә белдерә автор. Муса бәк 1502 елда вафат була. Ил-йорт белән идарә итүче бәк вазифасы баштарак аның энеләре – Ваккас уллары Ямгырчы (1502–1504) белән Хәсәнгә (1504–1508) йөкләнә...
Муса бәкнең берничә хатыннан туган унҗиде улы исә үз чиратларын көтәләр. (Бу саннар 1995 елда Махачкалада нәшер ителгән «Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой» китабында китерелә. Мәскәүдә Казан ханлыгы белән аралашу вакыйгаларын чагылдырган шундый ук контора да булган. Шул илчелек архивында сакланган язмаларны без сирәгрәк кулланабыз.) Сөембикәнең атасы Йосыф морза шул унҗиде ир баланың урта буын вәкиле була. Бәклек тәхете Ваккас балаларыннан бушаганнан соң, Мусаның өлкән буын уллары арасында үзара көрәш башлана. Йосыф морзага идарәче төркем сафына басу чираты 1537 елда гына җитә. (Беренче кияве вафат булып, ике ел үткәч.) Шул елгы морзалар җыелышында Сәет Әхмәт (русча язмаларда ул еш кына Шайдак исемендә теркәлә) бәк буларак таныла. Аның ике туганы – Хаҗи Мөхәммәд белән Мамай морзалар урынбасар буларак билгеләнәләр. Мамай ул вазифаны үтәргә теләмәвен белдергәч, аның урынына Йосыф морза күрсәтелә. Ә ил башлыгы – бәк вазифасын үтәү бәхетенә инде ул 1549 ел урталарында гына ирешәчәк. Мамай морзаның үз олысының үзәктән бик читтә – Әстерхан ханлыгы янәшәсендә булуын һәм әлеге корылтай барганда инде аның Сафагәрәй ханның каенатасы икәнлеген дә әйтеп үтү кирәктер. Бу язмага бәйле вакыйгада да аның өлеше булуы бик ихтимал. Ләкин әле Мамай белән Йосыфның бер анадан булу ихтималы өйрәнелмәгән.
Муса бәкнең өлкән улларыннан берсе – Җанмөхәммәд исемлесе, агалары белән тәхет өчен тарткалашулардан соң булса кирәк, Казанга барып урнаша. «Династия бәйләнешләрен ныгыту максатыннан, ул кардәше Йосыф кызы Сөембикәне Казан ханы Җангалигә кияүгә бирүдә катнаша» дигән фикер дә әйтелә «Татар экциклопедиясе» басмасының 2 нче томында (645 б.) китерелгән белешмәдә. В.Трепавлов китабында да Җанмөхәммәднең үз кешеләре белән Казан ханлыгына күченеп киткәнлеге хәбәр ителә. Дөрес, ул китапта 1530 еллардан соң кайбер Урда вәкилләренең күрше ханлыкларга үзара бердәмлекне ныгыту өчен махсус җибәрелү очраклары булганлыгы да теркәлгән. Мондый арадашлык бигрәк тә күрше Әстерхан ханлыгы белән даими рәвеш ала диярлек. Нугай Урдасы бәкморзалары анда тәхет биләшү вакыйгаларында да актив катнашалар. Күрше ханлыкларның хөкүмәте рәвешендәге диван әгъзасы буларак теркәлү очраклары да булган, дип хәбәр итә В.Трепавлов. Күрше ханлыкларга күчеп утырган очракта да алар үз олысы кешеләренең бер өлешен һәм үзләренең сак гаскәрен үзләре белән алып китә торган була.
2
Җанмөхәммәднең Казанга күчеп килгәнче үк Җангали ханның ата-анасы белән таныш булу ихтималы бар. Чөнки Касыйм ханы Шәех Әүлиярның (?–1516) җәмәгате, булачак ханның анасы Шаһисолтан да Нугай Урдасыннан чыккан килен була. Чыганакларда аның атасы Ибраһим бәк була дип күрсәтелә. Һ.Атласи китабында да ул шул исемдә теркәлгән.
Шәех Әүлияр ханның да бик дәрәҗәле токымнан чыгуын әйтеп үтү кирәктер. Аның бабасы Бәхтияр солтан Алтын Урда мәмләкәтенең соңгы кыйпылчыгы саналган Олы Урда (Бөек Урда) ханы Шәех Әхмәднең бертуганы була. 1502 елда ул ханлык таркатылгач, бу хан варисларының бер өлеше Әстерханга яки Нугай Урдасы тарафына барып сыенырга мәҗбүр була. Шәех Әүлиярның үз олыс-биләме, мөгаен, Мәскәү кенәзлегенә якынрак булгандыр. Ул даулы җирдән качу урыны итеп Мәскәүне сайлый.
Кенәз Иван III аның олыс кешеләренә яшәргә башкаладан утыз-кырык чакрымдагы бер шәһәрне бирә. 1512 елда Касыйм ханлыгы тәхете бушагач, кенәз аны шунда ханлыкка тәкъдим итә. Бу очракта, мөгаен, Шәех Әүлияр бабаларының Касыйм ханлыгын нигезләгән Олуг Мөхәммәд хан вәкилләре белән бер тамырдан чыккан Алтын Урда ханы Тимер Котлык варислары булганлыгы да истә тотылгандыр.
Шаһгали белән Җангали Алтын Урда империясенең соңгы кыйпылчыгы – Олы Урда таркалган шушы буталчык чорда туганнар дип фаразлана. Дөрес, татарча нәшер ителгән күпчелек язмаларда Җангали күпкә яшьрәк итеп күрсәтелә. Һади Атласи һәм башка кайбер тарихчылар ул фикер белән килешми. Күпчелек авторлардан аермалы буларак, үз хезмәтен язганда, Һ.Атласи ХIХ йөз авторы Николай Новиков хезмәтләрен дә кулланган. ХVI йөздә Россиядә яшәгән чит ил дипломаты Сигизмунд Герберштейн язмалары белән дә таныш булган. Австрия дипломатының шул язмалары белән тирәнрәк танышу өчен ул бер язмасында немец телен өйрәнүен дә әйтеп китә. Ә бу дипломат исә үз вакытында Касыйм ханлыгы тәхетен биләгән яшүсмер Шаһгали белән дә, аның энесе белән дә (1525 елда) күрешеп сөйләшкән икән. Шул хакта язып та калдырган. Шаһгалинең шыксыз кыяфәтен иң тәүге тапкыр тасвирлап язучы да шушы дипломат була.
Казанның бәк-морзалары 1531 елда Кырым ханлыгы вәкиле Сафагәрәйне ханлык тәхетеннән куып җибәрә. Тәхет биләргә лаеклы дәрәҗәле шәхес рәвешендә Шәех Әхмәд хан нәселе вәкиле Җангали чакырыла. Тарихчы Сәләм Алишев аңа бу вакытта егерме яшь тулган булырга тиеш дип фаразлый. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий да Казанлылар фикерен хуплый. Дистә ел чамасы Касыйм ханлыгы тәхетен биләп торган Җангалине Казанга җибәрергә рөхсәт бирә. Әлбәттә инде, үз киңәшче-ярдәмчеләре белән бергә җибәрә ул аны.
Казан ханлыгы тәхетен 1532 елның июнендә биләгәч тә, Җангали өйләнергә ниятли. Йосыф морза кызы Сөембикәгә өйләнергә теләвен белдереп, рөхсәт алу өчен Мәскәү кенәзенә илчеләр җибәрә. Аннан рөхсәт хаты алынгач та, яучыларын Нугай Урдасына – Җаек тарафына юллый. Һәм шул җәйдә алар өйләнешәләр дә. Бу вакыйгада арадашчыдимче вазифасын үтәүче Урда вәкиле Җанмөхәммәд морза булгандыр, дигән фикер алда әйтелгән иде. Бу чорда Нугай Урдасы белән Казан ханлыгы чикләре хәзерге Оренбург өлкәсе тирәләрендә булган дигән мәгълүмат бар. Шул шәһәрдән көньяк тарафкарак аккан Сакмар-су белән Оренбургны хәзерге Самара белән тоташтыра торган Сәмәр (Самара) елгалары чик буе булган дип фаразлана. Җанмөхәммәд яки башка бер морза җитәкчелегендәге Казан вәкилләре булачак ханбикә Сөембикәне кайсы тарафта каршы алганлыгы турындагы язмалар сакланмаган булса кирәк. Бу киленнең үз хезмәткәрләре һәм сакчылары белән ничә олауга төялеп килү вакыйгасы да хәзергә билгесез. Мәсәлән, бер тарихи язмада Алтын Урданың бер ханы кәләшенең үз бирнәсе һәм якыннары белән утыз арбага төялеп, аларны атка атланган йөзләп сакчының озатып килүе теркәлгән. Ул чорда һәр киленнең туганнары һәм хезмәткәрләре белән бергә «яңа йортка» килеп төпләнү тарихы байтак язмаларда бар. Анда бер үк ханның берничә хатынының үз авылҗәйләүләре булганлыгы да искә алына. Нугай Урдасы төбәгеннән чыккан бәк-морзаларның һәм киленнәрнең җәйләү-авыллары Казанга якын-тирәләрдә урнашкан булгандыр, дип фаразлана. Хәтеремдә әле, 1960 елларда кайбер язучы һәм галимнәр арасында «Дөбьяз төбәге халкы сөйләмендә нугай татарлары йогынтысы чамалана» дигән фикер йөри иде...
Сөембикәне, аның бирнәләрен һәм хезмәткәрләрен Казанга алып килгән дала юлларын да күзалларга тырышыйк. Бу җәһәттән Мәскәү конторасында Нугай Урдасына кагылышлы сакланган бер язмага тукталып китәсе килә. Йосыф морзаның якын туганы («энесе» дип тә язалар) Исмәгыйльнең олыс биләмәсе Урданың көнбатыш чиге буенда Идел тирәләрендә була. Ул Казан ханлыгыннан тыш, Мәскәү кенәзлеге белән дә яхшы мөнәсәбәттә яши. Йосыф морза бервакыт аңа Мәскәү белән араны өзәргә киңәш итеп, хат та яза. Исмәгыйль исә агасына мондыйрак эчтәлекле хат җибәрә. «Син Бохара ханлыгы йогынтысында яшисең, синең сәүдәң шул якка корылган. Ә миңа Мәскәү якын, минем малларымны шунда бик теләп алалар», дип яза ул. Сөембикәне Казанга озата баручы туй кәрваны да, бәлки, Җаек (хәзерге Урал) елгасы тирәләреннән элекке сәүдәгәрләрнең ямчы юлына төшеп, Исмәгыйль морза биләмәсе аша үткәндер. 1551 елда Сөембикә ханбикә Мәскәүгә озатылгач та, шушы ук Исмәгыйльнең ханбикә һәм аның балаларын азат итү өчен Иван патшага берничә хат юллаганлыгы да мәгълүм...
3
Җангалине Казан тәхетен биләргә тәкъдим итүчеләр ханлыкның диван идарәсе башлыгы Булат Ширин белән аның фикердәшләре була, диелә. Шул фикердәшләр төркеменә Ибраһим хан кызы Гәүһәршад та керә. Бу ханбикә башлангыч чорда Җангали ханның якын киңәшчесе рәвешендә дә сурәтләнә. Чөнки аның анасы Фатыйма-Солтан да Нугай Урдасы бәк-морзалары нәселеннән була. (Бу ханбикәне еш кына Ибраһим ханның икенче хатыны Нурсолтан кызы дип тә язалар. Дөрес, Нурсолтан да аңа ана. Ләкин икенче, Җаек төбәге халкы кулланышындагы «биана» гына булырга тиеш.)
Кызганычка, тәхет биләү чорында Җангалинең төп киңәшчесе Мәскәү кенәзлеге вәкиле генә була. Үзен Казанга чакырып китерүчеләр белән бердәм булып эшләп китә алмый ул. Һәм 1535 елның җәй ахырында аны тәхеттән төшерергә карар итәләр. Ул Казаннан алтмыш-җитмеш чакрымнардагы Иске Казан шәһәрчегенә «сөргенгә» җибәрелә. Мөгаен, аның төп утар-җәйләве дә шул тирәдә урнашкан булгандыр. Сентябрь ахырында аның шунда үтерелүе хакында хәбәр алына. Ләкин ул яшь ханны кем үтергәнлеге ачыкланмаган.
Җангали вафат булганнан соң, Сөембикә Чыңгыз хан варисларында кабул ителгән тәртип буенча аның бер туганына кияүгә бирелергә тиеш була. Казан ханнарына нисбәттә дә бу йола-тәртип даими рәвештә үтәлеп килгән. Аны мөселман дөньясында мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле «левират йоласы» дип тә атыйлар. Җангалинең бердәнбер ир туганы Шаһгалинең (кайбер язмаларда Шәех Гали) кыяфәте күңелгә ятышлы булмау сәбәпле, Сөембикә аңа барудан баш тарткандыр, мөгаен. Аның туганнары, шул исәптән Җанмөхәммәд морза да бу хәлне башкаларга аңлата алганнардыр, күрәсең. Бу вакытта инде Шаһгалинең Фатыйма исемле хатыны булганлыгы да билгеле. Шаһгали кәкре кыска аяклы, шыксыз гәүдәле һәм иләмсез йөзле булса да, сугыш мәйданнарында зур батырлыклар кылган шәхес санала. Мәскәү кенәзлегенең Литвага һәм башка төбәкләргә, шул исәптән Казан ханлыгына каршы оештырылган яуларында ул зур-зур хәрби берәмлекләр белән оста идарә итүче буларак таныла. Ә шәхси тормышта зур уңышларга ирешә алмый. Баласы да булмый...
Сафагәрәй ханның вафат булуы турында хәбәрне алгач та, Йосыф морза аны кызы белән килештерү фикеренә килә. 1549 елның җәй башында ул Мәсәү кенәзе Иван IVкә Шаһгалине Казан тәхетенә билгеләргә, Сөенбикәне ханбикә итәргә кирәк дип, хат юллый: «Минем дустым олуг кенәз Иван... Җангали ханга кызыбызны биреп, кода булышкан идек. Синең дустың, безнең киявебез Җангалине үтерделәр... Хәзерендә Шәех Гали илә дуслыкта һәм якынлыкта буласыбыз, аңа үзебезнең кызыбызны бирәсебез килә. Элек иленнән качкан казанлылар илә Шәех Галине Казан өстенә җибәр. Чапкыныбыз Байсунгар шунда Казан халкына: «Менә сезнең падишагыз, менә сезнең качкан бәкморзаларыгыз», – дип белдерер, дип яза ул. Әгәр килешмәсәләр, яу оештырылыр, минем гаскәриләр дә синең гаскәреңә булышка килер, дип тә өсти Йосыф морза.
Бу вакыйганың ничек тәмамланганын укучы белә инде. Ул Казан ханлыгының юкка чыгуы белән тәмамлана. Чынлап та, Шаһгали берничә ай дәвамында Казан ханы вазифасын үтәп ала. Мәскәү вәкилен идарәче рәвешендә Казанга кертүгә каршы килүче дә ул була. Ләкин тотрыклылыкка ирешә алмый. Чөнки Мәскәү түрәләре инде бу вакыйганы үзләренчәрәк хәл итәргә уйлаган булалар. Һәм озакламыйча ул уйларын тормышка да ашырачаклар.
1551 елның җәендә Сөембикә берничә якыны һәм балалары белән бергә Мәскәүгә озатылачак. Бу вакыйганы Нугай Урдасы зыялылары бик авыр кабул итә. Йосыф морза, аның бертуганы Исмәгыйль һәм башка морзалар Сөембикәне һәм аның балаларын үзләренә кайтаруны үтенеп, Иван патша исеменә берничә хат юллыйлар. Араларында бик кызыклы эчтәлекле хатлар да бар. Нугай Урдасы белән Мәскәү арасында илчеләр даими йөреп тора. Ул хатлардагы төп үтенеч, төп янаулар Белек Булат исемле морзаның хатындагычарак яңгырый. «Әгәр дә син сеңлебезне безгә бирмәсәң, ул чагында безгә биргән антыңны бозган буласың!» Исмәгыйльнең дә беренче хаты шундыйрак эчтәлекле була. Менә Иван патшаның Исмәгыйльгә язган җавабының бер өлеше. «Сез миңа Йосыфның кызы Сөен-бикәне сорап, аны үзегезгә җибәрүне үтенгән идегез. Без аны җибәрмәкче булган идек. Шәех Гали хан безгә багынып, Сөен-бикәне үзенә сорады. Ул аның туганы Җангали ханның хатыны булып, сезнең динегез буенча аңа булырга тиешле... Без бикәгә зур сый күрсәтеп, аны Шәех Галигә бирдек». (Хат эчтәлекләре Һади Атласи китабында язылганча китерелә.)
«Бераздан Исмәгыйль морза Җангалинең Шәех Гали асрамасында булган кызын Мөхәммәд исемле углына бирдерүне үтенеп, Иванга икенче хат юллый. Җавап шулай ук: «Без Шәех Гали белән ханбикәне зурлыйбыз… Олыгайгач, бикә улын йортлы итәрбез», рәвешендәрәк тәмамлана. Һ.Атласи китабының 226 битендәге астөшермәдә исә бу кызның Җангали хан баласы икәнлеге, аның Әстерхан ханы Ак Күбәк улы Хәбибуллага бирелгәнлеге белдерелә, диелә.
Инде Әстерхан ханнары тарихын барлаган башка китапны кулга алыйк. Зайцев Игорь Владимировичның шул ханлык тарихына багышланган китабы 2004 һәм 2006 елларда Мәскәүдә басылып чыкты. Анда Ак Күбәк ханның ике мәртәбә Әстерхан ханлыгы тәхетен биләве (1532-1533, 1545–1550), тумыштан Себер ханы Мортаза улы булганлыгы әйтелә. (Ак Күбәк хан турында кыскача мәкалә «Татар энциклопедиясе»нең 1 нче томында да китерелә.) Әстерхан ханлыгы тәхетен биләгән чорында аның Нугай Урдасы бәк-морзалары ярдәменә таянган булуы да чамалана. Бу вакыйгаларда безгә таныш Мамай морзаның катнашу ихтималы да зур. Аның биләмә-олысы Әстерхан янәшәсендә үк булганлыктан, кайвакыт аны шул ханлык викәле итеп күрсәтү очраклары да күзгә чалына. Мәсәлән, кайбер хезмәтләрдә аны «Сафагәрәй ханның каенатасы, Әстерхан ханлыгы вәкиле» рәвешендә дә теркиләр. Ак Күбәк исеме 1550 елдан соңгы тарихи язмаларда теркәлмәгән. Аның улы Хәйбулла (русча язмаларда Кайбула) 1552 елның маенда Мәскәү кенәзлегенә барып урнаша. Мәскәүгә килгәч тә, ул Иван патшага Сөембикә ханбикә кызына өйләнергә теләге барлыгын белдерә, рөхсәт итүен үтенә. Иван патша аның гаиләсен Юрьев шәһәренә урнаштыра. Шул ук җәйдә Иван IV «дусты Ак Күбәк ханның улын» үзенә кабул итүе турында Исмәгыйль морзага да хәбәр итә. Хәйбулла Мәскәү тарафыннан оештырылган күпчелек сугышларда катнаша һәм 1570 елда вафат була. «Мергивана белән аларның ике улы – Мортаза белән Арслангали туа. Мортаза чукынгач, Михаил Кайбулловичка әверелә», диелә әлеге китапта. Рус елъязмаларында «Мергивана» рәвешендә төркәлгән исемне хәзер татарчалаштырасы гына кала. Дөрес, ХIХ йөздә нәшер ителгән башка тарихи хезмәтләрдә бу кыз исеменең башкачарак язылган булуы да ихтимал.
"КУ" 11, 2022
Фото: архив
Теги: тарих публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Гуд Сэембикэдэн башланды инде безнен, фажигэле язмыш
0
0