Роман тег белән яңалыклар
-
14 декабрь 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Мартин үзенә таба йөгереп килүче бер партизанга пистолеттан атмакчы булып төбәгән иде. Артыннан килгән партизанны шәйләмичә калган. Анысы мылтык түтәсе белән башына орды. Мартин шуннан берни дә хәтерләми... -
13 декабрь 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Сугышның иң кызган чагында, кемгәдер ярдәмгә ашыккан Светланага очраклы пуля тиде. Үзе дә саксызлык күрсәтте: яткан урыныннан күтәрелә төшеп, якын гына араны йөгереп үтмәкче иде. Тик бер-ике адым атлауга, күкрәген тотып, җиргә капланды... -
12 декабрь 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Южный бистәсе башкарма комитетына тайга өстендә төтен күренү турында хәбәр иттеләр. Төтен чыккан урын шул тирәгә урнашкан Күчкән Сала авылыннан түгелме икән, дигән шик тә белдерде хәбәр итүче. Урманда янгын чыгу бик күп бәла-каза китерә... -
10 декабрь 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Алар минем күз алдында этемне атып үтерделәр. Аккүзнең пулялар теткәләп бетергән гәүдәсе «Ерак привал»дагы аланда ята. Ышанасызмы? Минем үземне берничә мәртәбә тукмап ташладылар. Андрейны әнә, канга батырып, нинди хәлгә китергәннәр... -
9 декабрь 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Бүген Наҗия көне буе күзен тәрәзәдән алмыйча ирен көтте. Моннан дүрт көн элек чыгып киткән Зөфәр бүген кайтырга тиеш иде. Тайганың алар карамагындагы «Ерак привал» дип аталган читенә барып җитеп, аннан әйләнеп кайту өчен, иренә аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ менә дүрт көн кирәк. Күп еллар дәвамында бергә яшәп, Наҗия моны бик яхшы чамалый. Шуңа күрә бүген иртәдән үк, менә кайтыр, менә кайтыр, дигән өмете бар иде. Ләкин ире кичен дә, хәтта төнлә дә кайтмады... -
8 декабрь 2021 - 09:00
Вакытсыз вакыт... (фантастик роман)
Акыллы хайван юкка ырламас. Ниндидер гадәти булмаган нәрсәне сизгәндер мәхлук. Бу урын юкка гына «Аю алган җир» дип аталмый. Моннан утыз еллар элек егерь Габделхәйне нәкъ менә шушы урында аю ботарлап ташлаган. Әллә соң урманчы йортына аюлар хуҗа булып алганмы? -
7 декабрь 2021 - 09:00
Татар кызы (романның ахыры)
Рәгыйдәгә нәкъ менә шул ялгызлык авыр иде дә! Буранбайсыз гомер итү авыр иде. Ире исән булса, инәгә тагылган күндәм җеп кебек, ияреп йөрер иде ул аңа. Кыргызы да, татары да бердәй якын булып, җырлап-көлешеп яшәрләр иде. Таулар иленнән күңеле бер кайткандай булса да, ярата иде ул аны барыбер! Торган җире итеп, үзен хөрмәтләгән җир, иренең Ватаны итеп ярата иде! -
6 декабрь 2021 - 09:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Камил, чемодан кесәсеннән ниндидер фоторәсемне алып, күкрәк кесәсенә тыкты да, башка әйберләрен ташлап калдырып, җизнәсен күтәреп, пансионатка таба китте. Кайларда гына югалды дип, ут йоткан Рәгыйдә, инде хәлсезләнеп егылган ирен күргәч, тынсыз калды. -
2 декабрь 2021 - 13:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Рәгыйдә яңадан өйгә керде. Алар кайтканлыктан, туганнары иптәшкә төн кунганлыктан, кеше тыны сизелә икән. Ул киткәч, инде бу йорт бөтенләй бушап калачак. Бусагасын кем дә атлап кермәс, ишегалдындагы йомшак чирәмнәренә кем дә аяк басмас. Соңгы ашта ук инде үзләре дә, төтүләре дә булмас. Ятим бала белән бер икән бу әнисез калган йорт. -
2 декабрь 2021 - 09:00
Гөлҗимеш (мини роман)
Ул иң гүзәл чәчәктән таралган назлы тәмне тойды – бу күрше кызының чәчләреннән аңкыган гамбәр чәчәге исе иде. Мизгел эчендә егетнең башы татлы әйләнеп куйды... Шушы мәлдә аның язмышы хәл ителеп тә куйган иде инде... -
1 декабрь 2021 - 15:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Кузгалдылар. Рәгыйдә тагын наратлар ягына күз салды. Әнисе шунда иде әле. Күрмәсен белсә дә, ул күзеннән югалганчы, кулын болгагандай итте. -
30 ноябрь 2021 - 11:00
Татар кызы (романның дәвамы)
– Менә мин абыйны аннан да катырак жәллим. Хатыны белән яшәсә, кафе-рестораннарда ашап йөрер идемени ул?! Ялларын өйдә уздырыр иде. Баласын карашып. Исән дә калыр иде. Әзмәвер кадәр ир чыпчык кадәрле милиционер аткан пулядан үлсен әле! Әнәйгә нинди хәсрәт. -
27 ноябрь 2021 - 09:00
Ана җыры (ахыры)
Аңына килгәндә, Мәрзия «Иевлево» дигән кечкенә шәһәр хастаханәсендә, түшәме саргайган, алты кешелек тынчу палатада ята иде. Күзләрен ачу белән: «Рахман! Улым! Кайда син?» – дип эндәште. Торырга маташып карады, хәле җитмәде. «У меня сын остался в поезде... Я должна ехать за тем поездом», – дип елады ул. Югалды газиз баласы, гаип булды. Егерме ел баласының язмышын белергә зар-интизар булып яшәде шул ул... -
26 ноябрь 2021 - 09:00
Ана җыры (дәвамы)
– Ничек инде мин улымны үзем ташлый алыйм! Павлодарга барганда, бер стансыда туктагач, поезддан төштем... Апага тиз генә унбиш тиенлек автоматтан шалтыратырга... Улымны, балакаемны вагонда калдырган идем... Мәңге гафу итмәячәкмен үземне... – Мәрзия, тонык тавыш белән бер ноктага төбәлеп, дәвам итте: – Поезд егерме минут тора дигәннәр иде бит... Телефоннан шалтыратып маташканда... поезд кузгалды. Аңламый калдым... Мин йөгереп чыкканда, поезд инде китеп бара иде... -
25 ноябрь 2021 - 09:00
Ана җыры (дәвамы)
– Син исәнмени?! – диде ул, ни әйтергә белмәгәч. – Сине... урлаганнар иде бугай... Мәрзия шулай дигән иде... Улымны эзләргә ярдәм ит дип килгән иде бит ул минем яныма. – Ул бер адым артка чигеп, Рахманны җентекләп күзәтте. – Син чынлап та Рахманмы соң? Әтисе белән очрашу болай булыр дип уйламаган иде ул. Куанычның әсәре дә күренмәде Вәсимдә.