Публицистика тег белән яңалыклар
-
17 апреля 2023 - 17:00
Шушы туфрактан без
– Туган туфракка мәхәббәт һәм ата-бабаларыбыз традицияләренә ихтирам хисләре миңа әти-әниемнән күчкән, – ди Рөстәм Миңнулла улы Бикбов. Җир эшенең бөтен авырлыгын кечкенәдән татып үскән егетнең һөнәрен авыл хуҗалыгына туры китереп сайлавын башкача аңлатып та булмый. -
16 апреля 2023 - 17:00
Әти. Әни. (Көндәлекләрдән) Дәвамы.
Авыл зиратында әти белән әнинең каберләре янәшә. Икесе бер чардуган эчендә. Икесенә бер таш... -
14 апреля 2023 - 11:00
Татар галименең аянычлы язмышы... (ахыры)
Бу хезмәтемне кемнәрнедер гаепләү яки фаш итү өчен язмыйм, максатым бөтенләй башка – хаксызга рәнҗетелгән бер татар кешесенең исемен аклау, яңадан милләткә кайтару. -
13 апреля 2023 - 15:00
Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)
...1983 елны чыккан китап та бик саллы, затлы, күләмле, тиражы зур, ул халык көтеп алган кадерле китап иде... Һәркем аны үзендә булдырырга тырышты, өстәл китабы итте, ул минем үземдә дә бар. Әмма беренче булып бу эшне башлаган һәм башкарып чыккан Җәвад Алмаз читтә калды... -
12 апреля 2023 - 15:00
Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)
Җәвад Алмазның төп максаты – дөньяга татарның мең еллык язма әдәбиятын күрсәтү, милләтнең югары мәдәниятле әсәр тудырырга сәләтле булуын ассызыклау, бу югары традицияләрнең бүген дә дәвам итүен исбатлау. Һәм ул моны иң югары дәрәҗәдә башкарып чыга! -
12 апреля 2023 - 11:00
Татар галименең аянычлы язмышы...
Кем ул Җәвад Алмаз? Бүген аны белүчеләр бик аз инде, югыйсә ул бит милләткә «Кыйссаи Йосыф»ны, «Җөмҗөмә солтан» дастанын кире кайтарган, беренчеләрдән булып, Габделҗәббар Кандалый, Газизә Сәмитова китапларын төзеп-әзерләп чыгарган, скифларның төрки телле булулары турында рус телендә тиңсез хезмәт язып калдырган, Казан университетында студентларга борынгы урта гасырлар, татар теле һәм әдәбиятын, гарәп телен укыткан, ана теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, үзбәк, казакъ, рус, алман һәм француз телләрен яхшы белгән, борынгы кулъязмалар буенча сирәк белгеч, ачылмаган шагыйрь, олуг галим иде! -
11 апреля 2023 - 15:00
БЕР ПРЕМИЯ БИРҮ ТАРИХЫ (дәвамы)
Синең ихлас ярдәмчел булуың турында язам да аптырап уйланам. Безнең татар Аяз хакында «кырыс» кеше икәнен генә искә ала дип тә рәнҗим. Син кырыслыгың белән изге гамәлләр генә башкаргансың бит! -
11 апреля 2023 - 11:00
Бер премия бирү тарихы
Аяз белән Ибраһим ага Салахов (1911–1963) арасында йөргән хатларны (350 бит) ике көн башымны күтәрмичә укып чыктым да тәэсирләремне теркәргә керештем. -
7 апреля 2023 - 11:00
Яшәүгә мәдхия тудырган шәхес
Сагынабыз, юксынабыз, синең эчкерсезлегеңә, синдәге табигыйлеккә сокланабыз, Фәнис абый! -
4 апреля 2023 - 11:00
Таш кыяларга язылган тормыш җыры
Татар тел белеменең күптөрле тармакларында, этнография, халык мәгарифе, педагогика һәм методика фәннәре өлкәләрендә бүген дә киң кырлы фәнни эшчәнлек алып баручы галим, дүрт йөздән артык фәнни хезмәт, балалар бакчалары, урта мәктәпләр өчен күпсанлы программалар, дәреслекләр, уку әсбаплары авторы, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыповның исеме тел белеме өлкәсендә эшләүче галимнәргә генә түгел, бәлки укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга да яхшы таныш. -
28 марта 2023 - 11:00
Журналның бер нөсхәсе
Өлкән язучының, аксакалыбызның сүзләрендә тирән фәлсәфи мәгънә бар иде. Чыннан да, журналыбыз халык белән бергә бара, аңа хезмәт итә, укучыларны ленинчыл рухта тәрбияли, аларны бөек коммунистик җәмгыять өчен көрәшкә өнди, чакыра. -
27 марта 2023 - 17:00
Җиңүче кем?
Безнең «Казан утлары» журналы редакциясе урнашкан бинадан ерак түгел бер күл бар. Юлны метро туннеленнән чыгып Энергетика университетын гына узасы. Беркөнне төш вакытында шул күлгә барып килергә булдым. Үзем генә киттем. -
26 марта 2023 - 17:00
Әти кеше иткән егет без
Татар кайда да үзенең уңганлыгы, булганлыгы белән дан тота. Пермь краеның Көнгер районында урнашкан Тор – төбәктәге татар авылларының берсе. -
25 марта 2023 - 17:00
Айдар илендә ниләр бар?
Башкортстан җиренең Бүздәк ягы әдәбиятыбызга күп кенә талантлы каләм ияләрен бирде. Фәрит Габдрәхимов, Хәким Гыйләҗев, Фәния Чанышева, Альберт Котыев... ХХI гасырның башында бу исемлеккә Айдар Зәкиев исемле яшь язучы да килеп кушылды. Кем ул? Нинди әсәрләр иҗат итә? Ничек яза? -
14 марта 2023 - 11:00
Йөрәге аша "дөнья уза шаулап..."
Р.Аймәт иҗаты мисалында ХХ-ХХI гасырлар чиге татар поэзиясендәге үзгәрешләр аермачык күренә. Татар шигъриятендә рух һәм илһам чыганагы булган туган авыл, туган җир, халык һәм милләт – аның әсәрләрендә сызлану, борчылу объекты, «соңгы кан тамыры» өзелергә торган авыл («Соңгы кан тамыры»), аварга җыенган татар каены («Татар каены»), «Гөлләр чагы»н югалткан Ватан («Йөрәккә эндәшү») булып калка.