Логотип Казан Утлары
Табигать һәм мин

"Әчегән, төчегән..."

Бер елны кышны кичкән, ягъни бәтилектән узып барган кәҗә сатып алдылар безнекеләр. Соры төстәге бик кызык кәҗә иде бу...

Бер елны кышны кичкән, ягъни бәтилектән узып барган кәҗә сатып алдылар безнекеләр. Соры төстәге бик кызык кәҗә иде бу, Рәшит абый аны ияртеп йөрергә дә чыгып киткәли иде. Бер тапкыр мине дә дәште. Бара инде бу янда эт кебек. Бераз алга, бераз янга да чапкалап куя. Авылны чыгуыбыз булды, уңга таба китте бу чабып бөтен көчкә минсиңайтим! 300-400 метрлап чапты бугай. Курыктым инде, качты бу, минәйтәм. Әмма Рәшит абыйның шунда: «Әчегән, төчегән, ипи бирәм, маһ, маһ!» – дип кычкыруы булды, ажгырып килеп тә җитте «этебез». Абыйның нигә алай дип кычкырганын ул чакта сорамаганмын, хәзер менә сорар кешем дә юк инде...

 

"КУ" 7, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев