Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Заманында без шоңкарлар идек!

Яшь чакларда без шоңкарлар идек, Биек иде безнең хыяллар. Максат – җилле, җаннар серле иде, Бармы бүген шуны тойганнар?

Башкорт шагыйрәсе Зөлфия Ханнанова исеме татар
укучылары өчен ят түгел. Ул – төрки телле язучыларның
үзара багланышлары оештырылган уртак чараларның
актив катнашучысы. Татар телендә Ленар Шәех
тәрҗемәсендә нәшер ителгән «Җиһан хаклары»
китабының авторы.
Зөлфия Миндубай кызы 1970 елның 1 гыйнварында
Башкортстанның Дуван районы Иске Хәлил авылында
дөньяга килә. Башкортстан дәүләт университетының
филология факультетын тәмамлый. Ул Башкортстан
Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш.Бабич исемендәге
Республика яшьләр премиясе лауреаты һәм Рәмзилә Хисаметдинова
исемендәге әдәби премия иясе. «Сәгать белән сөйләшәм», «Килен тәңкәсе»,
«Мин – башкорт дип, танышыгыз...», «Таш хатын» исемле шигырь
җыентыкларының авторы.

Яшь чакларда без шоңкарлар идек,
Биек иде безнең хыяллар.
Максат – җилле, җаннар серле иде,
Бармы бүген шуны тойганнар?
Шоңкар гына очар биеклекләр,
Шоңкар гына иңләр киңлекләр.
Алардан бит безне аера хәзер
Затлы фатир, алтын читлекләр.
Күпләребез кенәри кош бүген,
Йә тутый кош, байгыш, агуна1.
Йә, кемегез тагы шоңкар булып,
Күккә омтылганын сагына?!
Якты иде безнең хыялыбыз,
Биек иде безнең күгебез.

Бөек иде безнең максатыбыз!
Йорт кошлары хәзер күбебез...
Без шоңкарлар түгел инде хәзер,
Максатлар да түгел югары:
Хуҗаларның сүзен кабатлаган
Тутый кошлар гына нибары...
Заманында без шоңкарлар идек,
Шоңкар иде бөтен дусларым.
Биегрәк күккә очкан саен
Кыйраттылар канат очларын...
Очмый алар күптән. Ычкындырып
Булмас хәзер алтын бәйләрен.
Яшь шоңкарлар, данга кызыкмагыз,
Биек үрләр сезне әйдәсен!
Куркытмасын килер авырлыклар,
Бу дөньяны баскан юк-бары –
Заманында без шоңкарлар идек!
Очышыбыз иде югары…

1 Агуна – көртлек, кыр тавыгының башкортча атамасы.

«КУ» 07, 2027

Фото: архив, фотода автор үзе.

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев